Боз куыгы

Бозлы куыкның куелышы.

...Бозлы куык киң авызлы яссы резин капчык.Ул вак боз кисәкләре белән тутырыла. Куык эчендәге боз эрегән саен, суы агызыла һәм боз кисәкләре өстәлә. Куыкка салынган суны туңдыргычта катырырга киңәш ителми, болай эшләү авыруның туңуына (гипотермия) яки аның аерым тән өлешләренең өшүенә китерергә мөмкин. Бозны туңдыргычтагы махсус савытларда алдан әзерләп куярга кирәк. Боз куыгын тәндә озак вакыт дәвамында тотарга мөмкин, әмма һәр 20-30 минут саен 10-15 минутка алып тору зарур.

Күрсәтмәләр:

  • Эчке кан киткәндә;
  • Корсак куышлыгындагы көчле авыруларының башлангыч этабында;
  • Җәрәхәтләнү, бәрелүләрнең беренче тәүлегендә;
  • Операциядән соңгы чорда;
  • Бизгәкнең II нче чорында. Боз куыгын авыруның баш өстенә асып куярга киңәш ителә;
  • Бөҗәк тешләгәндә;
  • 10%лы кальций хлорид тире астына эләккәндә (беренче 2 сәгатьтә).

Бозлы куыкны кулланырга ярамаган очраклар:

  • Коллапс очрагында (кан тамырларының тонусы кимү һәм кинәт кенә басым төшү);
  • Шок хәлендә;
  • Спастик авыртуларда;
  • Туңганда, салкын тидергәндә;
  • Өшегәндә;
  • Парез яки паралич булганда.

...Бозлы куыкны кую тәртибе:

  • Бозлы куыкны 1/3 күләмдә су белән тутырыгыз, боз кисәкләрен өстәгез, аннан һаваны әкрен генә чыгарып, капкачын тыгызлап ябыгыз.
  • Бозлы куыкны яхшылап корытыгыз, бөкесен аска караткан килеш, ике ягыннан да куллар белән баскалап, әйбәт ябылган булуына инаныгыз. Боз куыгын биләүгә төрегез.
  • Боз куыгын биләүгә төрегез.
  • Процедура уздыру өчен уңайлы халәтне сайлагыз.
  • Бозлы куыкны тәннең билгеләнгән өлешенә куегыз яки өстенә асыгыз (җылыткычның куллану урыны һәм вакыты табиб тарафыннан билгеләнә).
  • Боз куыгын тәннән алыгыз.
  • Боз куыгының бөкесен ачып, суын түгегез.
  • Боз куыгын юып киптерегез.

Кыенлыклар:

Бозлы куыкка бозны дөрес тутырмау һәм боз куыгын тиешенчә кулланмау тәннең аерым өлешләре туңуына, кайчакта өшүенә дә китерергә мөмкин.

автор: Казан дәүләт медицина университетының Фармация институты доценты, фармацевтика фәннәре кандидаты Гарифуллина Гүзәл Хисам кызы

. . .

Комментарий калдыру һәм сорау бирү

Сезнең электрон почтагыз күрсәтелмәячәк. Тутырырылырга тиешле юллар билгеләнгән *

Уртаклашырга