Image
Психология
Психология Басылган: 20.12.2021 11:00

Онкология чире белән авыручыларның гаиләдәге мөнәсәбәтләре

Онкологик авыруга дучар булган кеше мәсьәләсе медицина проблемасы буларак кына түгел, социаль һәм психологик проблема буларак та каралырга хаклы.

!!!Диагноз куелышы – кеше өчен авыр стресс.

Дәвалау барышында авыру һәм аның якыннарының үз-үзен тотышы, кәефе иң хәлиткеч шартларның берсе булып тора. Гаиләдәгеләр бу вазгыятьтә фәкать сабыр булырга һәм уңышка ышаныч белән карарга тиеш.

Только настрой мобилизует внутренние резервы больного и его близких. К прежнему образу жизни пока возврата нет, но и руки опускать нельзя. Оптимистический настрой должен быть в семье, но не до состояния, когда искусственно все пребывают в масках веселья, ведь под маской больного слезы и обида.

. . .

Бары тик күтәренке кәеф авыруның һәм аның якыннарының эчке мөмкинлекләрен җәлеп итә ала. Элекке яшәү рәвешенә кайту мөмкинлеге булмаса да, югалып калырга ярамый. Гаилә оптимистик рухта булырга тиеш, ләкин бу очракта ясалма елмаюлар, күңел ачуларга урын юк, чөнки битлек артында авыруның күз яшьләре һәм үпкәсе яшеренгән. Үпкә хисе – онкологик чирле авыруларда иң еш күзәтелә торган психологик үзенчәлекләрнең берсе. Бу хис еш кына үз-үзеңә, гаиләңә (узган тормыштагы конфликтлы хәлләргә бәйле үпкәләр), яисә язмышыңа үпкәләү аша чагыла.

Кешеләрнең психикасы үз борчу-газапларының сәбәпләрен читтән эзләүгә корылган. Шул сәбәпле, авыру кеше якыннарына карата агрессив мөнәсәбәттә булырга һәм әлеге халәттә озак вакыт дәвамында калырга мөмкин. Бу очракта туганнарның да күңеле төшә, алар авыруны рәхмәтсез булуда гаепләп, ризасызлык белдерә башлыйлар. Ашыкмагыз! Бу күренешләргә карата карашыгызны үзгәртеп корыгыз. Сез авыруның агрессиясен күңелегез белән аңлап эш итәргә тиеш, чөнки аңа үз-үзен шулай тоту кычкыру һәм усалллану җиңеллек бирә. Сезнең йөрәгегездә һәрвакыт авыруның ачуы сезгә карата түгеллегенә, ә бары тик кычкыргач, аңа җиңелрәк булып китүенә ышаныч яшәсен. Авыру кеше үзенең дорфалыгын туганнары һәм яраткан кешеләре генә кичерә алачагын яхшы аңлый. Әгәр күзәтеп торсаң, якыннарына кычкырганнан соң, аның психикасының тотрыклы халәткә кайтуын һәм туганнары белән бернәрсә булмагандай аралаша башлавын күрергә мөмкин. Әлбәттә, бу бик гаделсез булып тоела, әмма, кызганычка каршы, мондый хәлләр еш күзәтелә. Иң мөһиме – авыруга дорфалык белән җавап кайтармаска. Кайвакыт авыру кешегә итагатьле генә итеп, әлеге чирнең килеп чыгышына беркем дә гаепле булмавын искәртеп алу да аны уйланырга мәҗбүр итә. Һәрхәлдә, сабырлык һәм кайгыртучанлык авыруны битараф калдыра алмый, ачулы халәтне еш кына туганнарга карата әйтелгән җылы, ягымлы сүзләр алыштырырга мөмкин.

. . .

Онкологик чир белән интегүченең тагын бер психик үзенчәлеге – аның аңында “гаиләгә йөк булам” дигән фикернең үсеш алуы. Бу чорда аеруча игътибарлы һәм сак булыгыз, авыру көчәйгән саен, аның шикләре арта гына барачак.

Еш кына авыруның туганнары тагын бер комплекс белән көрәшергә мәҗбүр булалалр, бу авыруның үз-үзенә үлем теләве, әмма авыруның бу ашкынулары тотрыклы булмый, гадәттә, аны яшәү инстинкты һәм дәвалануның уңышлы булуына ышаныч җиңә.

Авыру белән үз-үзегезне тотышыгыз хакында алдан ук килешеп куегыз, бу үзара мөнәсәбәтләрне җайларга ярдәм итәчәк. Тормышта иң төп ихтыяҗларының берсе – кирәкле булуда. Шул сәбәпле авыру кеше белән элеккеге мөнәсәбәтләрне саклап калу, аның белән гаилә мәсьәләләрен чишүдә киңәшләшү мөһим. Бу аның кәефенә уңай йогынты ясый һәм иртәгәге көнгә ышанычын арттыра.

. . .

Комментарий калдыру һәм сорау бирү

Сезнең электрон почтагыз күрсәтелмәячәк. Тутырырылырга тиешле юллар билгеләнгән *