Глоссарий

Терминнар сүзлеге

А


Авырту – билгеле бер авырулар яки физик имгәнүләргә бәйле яки бәйле булмаган рәхәтсезлек тойгысы.

Авыртуны баса торган чаралар – авыртуны кисәтү яки дәвалау өчен кулланыла торган медицина препаратлары.

Агональ сулыш (үлем газабы сулышы) – сирәк тын алу, йөрәк ритмы бозылу нәтиҗәсендә һаваны йотуда тартышулы тын алышы.

Агония – үлем газабы – үлемнең соңгы (терминаль) этабы.

Агрессия – ачу чыгу, дошманлык һәм күрә алмаучанлык кебек тискәре хисләргә бәйле рәвештә тирә-юньдәгеләргә физик яки психик төстәге начарлык кылу.

Аллергик реакция – оганизмның билгеле бер ризыкларга, дарулар яки төрле исләргә кычыткан бизгәге (крапивница), шешенү, буылу рәвешендәге реакциясе.

Аллергия – организмның йогышлы авырулардан саклау системасында элеккеге аллергеннарның кабат тәэсире нәтиҗәсендәге үтә сизгерлеге.

Амнезия – хәтернең өлешчә яки бөтенләй югалуы. Ретроград амнезиясе – авыру алдыннан булган вакыйгалардан соң хәтер бозылу. Саклагыч амнезия – травматик вакыйгаларны оныту.

Анафилактик шок – дәваланучының гомеренә куркыныч яный торган ашыгыч төстәге аллергик реакция.

Анемия – кандагы гемоглобинның кимүе белән характерланган патологик халәт.

Анестезия – авыртуны сизмәс булу, сизүчәнлекнең югалуы.

Антибиотик – төрле микробларның үсешен һәм үрчүен тоткарлый торган яисә аларны юк итә алу сәләтенә ия булган матдә.

Анурия – сидек юлларына таш җыелу сәбәпле бөерләргә, сидек капчыгына бәвел килмәү.

Аң – кешегә хас булган психиканың иң югары формасы.

Аңсызлык – аңсыз, ягъни инстинкт рәвешендә башкарылган психик процесслар.

Апатия – сүлпәнлек: бар нәрсәгә битараф булу.

Астения – көчсезлек, хәлсезлек, артык ярсучанлык.

Аффект халәте – аңның тараюы белән характерлана торган кискен психик халәт, үз-үзеңне белештермәү.

Аффект – кискен хәлләрдән адекват чыга алмау сәбәпле, көчле эмоциональ халәт йогынтысында үз-үзеңне белештермәү, аңның патологик булмаган тәртипсезлеге.

. . .

Б


Бәвел тотмау – ютәлләгәндә, корсак мускулларына көч килгәндә физик киеренкелек нәтиҗәсендә сидек каналыннан аз гына күләмдә сидек бүленеп чыгу.

Беренчел рәвештә кирәк булган дәвалау чаралары – халыкның беренчел ихтыяҗларын канәгатьләндерү өчен кирәкле медицина препаратлары. Яшәү өчен әһәмиятле саналган даруларның теләсә кайсы вакытта, тиешле күләмдә аерым кешеләрнең яки тулаем халыкның сатып алу мөмкинлекләренә туры килгән бәяләрдә булуын һәм югары сыйфатын гарантияләүне күздә тота.

. . .

Г


Гастростома – авыз аша туклану мөмкинлеге булмыйча, дәваланучыны ашату максатында алгы корсак стенкасы аша ашказаны куышлыгына ясалма тишек ясау.

Гематома – тукымаларга кан саву.

Гематурия – сидектә кан җыелу.

Гипноз – үз ихтыярыңа тулысынча буйсындыру юлы белән икенче кешедә уйдырма образ тудыру яки ясалма йокы барлыка китерү.

Гипургия (авыруны тәрбияләү) – авыруның хәлен җиңеләйтүгә, сәламәтләндерүгә юнәлдерелгән медицина чаралары җыелмасы.

Гомер озынлыгын чикли торган авыру(чир) – яшәргә бер ел яки аннан да азрак калуга китергән авыру.

. . .

Д


Дару препараты кертүнең энтераль юлы – ашказаны-эчәк тракты аша дару препараты кертү.

Даруларны ингаляция ярдәмендә куллану – дәвалау чараларын организмга тын юллары аша, ягъни сулыш алу юлы белән кертү.

Дәвалау тукталышы – авыруны савыктыру яки авыру барышын контрольдә тоту мөмкин булмаган очракта дәвалауны туктату.

Дәвалау чаралары һәм препаратлары, дарулар, фармпрепарат – төрле авыруларны профилактикалау, дәвалау өчен кулланыла торган синтетик яки табигый хәлдәге матдәләр яки кушылмалар (дарулар, капсулалар, эремәләр, майла һ.б.ш.).

Депрессия – (төшенкелеккә бирелү, төшенкелек халәте) – хәрәкәт һәм соматик тайпылышлар (аппетитны югалту, ябыгу, эч кибү һ. б.). күзәтелгән күңел боеклыгы, психик активлык кимү, төшенкелек өстенлек иткән халәт.

Диета – авыруның азык рационы һәм туклану режимы.

Диетотерапия – туклануны дәвалау максатыннан куллану.

Дизурия – бәвел бүлеп чыгаруда тайпылышлар, сидек тоткарлану.

Диурез – билгеле бер вакыт аралыгында ясалган һәм бүленеп чыккан сидекнең күләме.

Дренаж – тән әгъзаларыннан, төрле үлчәмдәге һәм тирәнлектәге җәрәхәтләрдән бүленеп чыккан патологик сыеклыкларны (мәсәлән, эренне) медицина кораллары (тампон, тасма, көпшә ) ярдәмендә чыгарырга мөмкинлек бирә торган дәвалау ысулы.

. . .

З


Зондлаштыру – диагностика яки дәвалау максатыннан тән куышына махсус корал (зонд) кертү.

. . .

И


Игътибар – аңның билгеле бер мөһим объектларга юнәлдерелгән оптималь халәте.

Инвазив манипуляция – кешенең эчке органнарына һәм тукымаларга корал (инструмент) кертү.

Интубацион көпшә – наркоз һәм ясалма сулыш вакытында трахеяга газ кертү өчен кулланыла торган көпшә.

Интуиция – танып белү эшчәнлеге алымнарын билгеле бер юнәлештә гомумиләштерә алу нәтиҗәсендә барлыкка килгән сиземләү, танып белү сәләте.

Инфантилизм – олы кешеләрдә балаларга хас гамәлләр саклану, үз-үзенә булган тәнкыйтьнең түбәнәюе.

Инфантилизм – сохранение у взрослого индивида ряда особенностей детского поведения, его пониженная самокритичность.

Инфильтрат – тукымалар тыгызлыгы. Тукымаларда кан, лимфа белән катнашкан күзәнәкләр җыелу. Ялкынсынулар һәм шешләр вакытында күзәтелә.

Инфузион помпа – тиз арада тәэсир итә торган дарулар, туклыклы матдәләр, эремәләрне дәваланучыга озак вакыт дәвамында тиешле күләмдә даими рәвештә кертү өчен кулланыла торган медицина эшләнмәсе.

Ирригация – өслекне юу, сугару.

Истерия – неврозның бер төре, авыруның теләсә нинди ысул белән тир-яктагыларның игътибарын җәлеп итү.

Ишурия (сия алмау) – мөстәкыйль рәвештә бәвел бүлеп чыгара алмау сәбәпле, сидек куыгында бәвел туплану.

Йөдәтүчән халәт – бик нык арыганлык һәм психик хәлсезлек вакытында барлыкка килергә мөмкин булган халәт.

Йөрәк-үпкә реанимациясе – йөрәкнең турыдан-туры булмаган массажы һәм үпкәләрне ясалма вентиляцияләү кушылмасы.

. . .

К


Катетер – кан, лимфа тамырларын, куыш әгъзаларын тикшерү яки дәвалау максатларында кулланыла торган көпшәсыман медицина җиһазы.

Кахексия – (организмның хәлсезләнүе) озак авыру, ач тору нәтиҗәсендә эш сәләте түбәнәю, ару.

Клизма – дәвалау яки тикшерү максатыннан арт юлдан сыекча җибәреп, эчәкләрне чистарту, арындыру.

Клиник үлем – сулау һәм кан әйләнеше тукталганнан соң, берничә минут (3-6 минут) дәвамында организм кичерә торган халәт. Бу – яшәү (тереклек) белән үлем арасындагы иң кыска мизгел.

Коммуникация – социаль хезмәттәшлекнең мәгънәви аспекты.

Компресс – күпкатламлы дәвалау бәйләгече.

Косу – ашказанындагы яки эчәклектәге массаның ирексез рәвештә үңәч, йоткылык, авыз яки борын куышлыгы аша чыгуы.

Күзаллау – чынбарлыктагы күренешләрне образлы итеп төзүгә, уйлап табылган тасвирламага нигезләнгән психик процесс.

Күнекмә – даими кабатлаулар яки күнегүләр нәтиҗәсендә формалашкан конкрет бер субъектның ярымавтомат гамәле.

Курку – индивидка куркыныч янау шартларында туарга мөмкин булган тискәре кискен хис-кичерешләр.

. . .

М


Малигнизация – нормаль яки патологик үзгәреш кичергән тукыма күзәнәкләрендә яман шеш күзәнәкләре барлыкка килү.

Медитация – аңның предметка яисә медитация объектына артык игътибар бирү нәтиҗәсендә ирешелә торган күзаллауга юнәлдерелүе.

Медицина ышанычнамәсе – үз сәламәтлегенә карата мөстәкыйль карарлар кабул итәргә сәләтсез булганда, теләсә кайсы затны үзенең ышанычлы вәкиле итеп билгели һәм аның өчен карарлар кабул итәргә мөмкинлек бирә торган рәсми кәгазь (документ).

Медицина эшләнмәсе – ул төрле авыруларны диагностикалау, профилактикалау яки дәвалау өчен кулланыла торган теләсә нинди инструментлар, аппаратлар, приборлар, җиһазлар, материаллар һәм башка эшләнмәләр.

Фәнара команда /такым – пациентка һәм аның гаиләсенә бергәләп ярдәм итүче төрле фән белгечләре.

Мелена – сумалага/дегеткә охшаш тизәк (ашказаны-эчәк кан агымында күзәтелә торган кара тизәк).

Метеоризм – ашказаны-эчәк трактында газлар җыелу сәбәпле, эч күбү.

Мотив – ниндидер гамәл кылуның мәгънәсе.

Мотивация – конкрет шәхеснең билгеле бер юнәлештә уңышка ирешүе яки уңышсызлыктан качу өчен активлыгын аттыру ихтыяҗы.

Мускул гипотрофиясе – туклану режимы бозылу нәтиҗәсендә мускул җепселләренең зәгыйфьләнүе һәм кыскару сәләте кимүе.

. . .

Н


Неврастения – неврозның бер төре. Нерв системасының эшчәнлеге кимүе, авыруның тиз кызып китүчән булуы һәм аруы.

Невроз – психик эшчәнлек белән бәйле тайпылышлар: эмоциональ(хисси), соматик, вегетатив өлкәләрдә үзгәрешләр күзәтелү, мәсәлән, истерия, неврастения, йөдәтүчән халәт шундыйлардан.

Невротизм – эмоциональ тотрыксызлык һәм борчылу халәте.

. . .

О


Обструкция – томалану, тыгылганлык, үтә алмаучанлык.

Оксигенотерапия – 40- 60% тәңгәллегендәге кислород һәм һаваны даими рәвештә сулыш юлларына кертү юлы белән дәвалау ысулы.

Олигурия – сидекнең аз микъдарда бүленеп чыгуы.

Оппортунистик инфекцияләр – организмнар китереп чыгарган инфекцияләр, гадәттә алар иммун системасы сәламәт булган кешеләрдә авыруларга каршы торалар, әмма иммун системасы көчсез булучыларны зарараларга мөминнәр.

Ортопноэ – яткан килеш сулыш алу кыенлыгы туганда, пациентны утырту зарурлыгы.

Оялу – социализацияләнгән шәхестә аның социаль нормаларга туры килмәгән тәртибе яки гамәлләре нәтиҗәсендә барлыкка килә торган хис-кичерешләре, үз-үзеңне кискен гаепләү буларак хис ителә.

. . .

П


Паллиатив ярдәм – яшәү өчен куркыныч тудыра торган чиргә дучар булган авырулар (балалар һәм өлкәннәр) һәм аларның гаиләсенең тормыш сыйфатын яхшырту, гомерен озынайтуга юнәлдерелгән алым. Ул авыруларны алдан җентекләп тикшерү, бәяләү һәм тиешле вакытта дәвалау, авырту газапларын җиңеләйтү, психологик һәм рухи ярдәм күрсәтүне күздә тота.

Парентераль туклану – ашау-эчүне авыз аша башкара алмаган яки организмы хәлсезләнгән яисә тиешенчә туклана алмаучы авыруларга сыеклык һәм туклыклы матдәләрне парентераль юл, ягъни вена аша кертү.

Парентераль юл белән (вена аша) организмга дарулар кертү – Парентераль юл төрләре:
1. Тукымалар аша – тире, мускуллар, сөяк.
2. Тамырлар аша – кан тамырлары, артерияләр, лимфатик тамырлар.
3. Куышлыклар аша – корсак, үпкә куышлыгын һәм үпкәләрне каплап торган яры, йөрәк, буыннар.

Пациентның үзе карар кабул итә алмаган очракта кирәкле медицина ярдәме турындагы васыяте – пациент алырга теләгән яки теләмәгән медицина ярдәме төрләрен яктырткан юридик документ. Бу васыять пациент үзе карар кабул итә алмаган хәлдә булганда гына кулланыла,һәм медицина ярдәме документындагы пациент күрсәтмәләре нигезендә башкарыла.

Перфорация – сынап карау.

Перцепция – кабул итү: сизү-тою, күзаллау.

Пешегү – ышкылу яки йомшару (мацерация) нәтиҗәсендә барлыкка килгән җыерчыкларда күзәтелә торган тире ялкынсынуы.

Пирексия – гипертермия – тән температурасы күтәрелү, организмның чиктән тыш җылынуы.

Полиурия – бөерләрнең тәүлек эчендә күп сидек бүлеп чыгаруы.

Поллакиурия – бәвел (сидек) чыгышының ешаюы.

Психик сәламәтлек – шәхеснең адекват психик тәртибен тәэмин итә торган психик иминлек халәте.

Психосоциаль ярдәм – кешенең социаль, психик һәм эмоциональ ихтыяҗлар җыелмасын канәгатьләндерүгә юнәлдерелгән ярдәм.

Психотроп чаралар – психиканың үзгәрүенә йогынты ясарга мөмкин булган химик кушылмалар һәм табигый продуктлар, аларга шулай ук тынычландыра, активлыкны стимуллаштыра торган чаралар да керә.

. . .

Р


Регургитация (кире агым) – ашказаны сыекчасының әкерен генә сулыш юлына үтеп керүе.

Релаксация – киеренкелекне киметү, йомшарту.

Ремиссия – авыруның билгеле бер вакыт аралыгында вакытлыча көчсезләнүе яки аның күрсәтечләренең юкка чыгуы.

Рефлексия – субъектның үз-үзен, үзенең һәм башка кешеләрнең психологик халәтен танып белүе.

Рухи ярдәм – кеше гомерен куркыныч астына куймый торган, аның яшәеш кыйммәтләренә һәм иманына туры килгән кирәкле чаралар. Рухи ярдәм нигезендә кешеләрнең бер-берсенә булган ихтирамы, яхшы мөгамәләсе, өмете, ышанычы, мәхәббәте ята. Ул тормышта килеп чыккан авырлыкларны җиңәргә, өметсезлек һәм күңел төшенкелегеннән котылырга ярдәм итә.

Рухилык – матди булмаган югары кыйммәтләр системасы.

. . .

С


Сатурация – кислород белән туену.

Седатив дарулар – үзәк нерв системасының тынычлануына тәэсир итә торган дарулар.

Сидек куыгын катетерлаштыру – сидек куыгыннан бәвелне бушату яки аңа дару кертү максатыннан урологик катетер куллану.

Симптоматик дәвалау – җитди яки дәваланмый торган авырулары булган пациентларның тормыш сыйфатын яхшыртуга юнәлдерелгән чаралар. Симптоматик дәвалануның максаты симптомнарны, авыруны дәвалау, авыру яки аны дәвалауга бәйле теләсә нинди психологик, социаль һәм рухи проблемаларны булдырмый калудан яки иртә дәвалаудан гыйбарәт. Шулай ук пациентка уңай шартлар булдыру һәм ярдәм итү максатыннан күрсәтелгән паллиатив ярдәм дип тә атыйлар.

Стома – тишек/ярык.

Странгурия – сидек куыгының муентыгы өлешендәге мускалларның кысылуы нәтиҗәсендә сию процессының кыенлашуы (тамчылап), авыртулы булуы.

Стресс – организмда көчле куркыныч тәэсир нәтиҗәсендә туа торган киеренке хәл.

Суппозиторияләр (шәмнәр) – гадәти шартларда эреми торган конуссыман, цилиндр рәвешендәге, озынча дару формалары, туры эчәкнең лайла тышчасы белән бәйләнешкә кергәндә эриләр.

. . .

Т


Терминаль халәт – яшәү һәм үлем арасындагы халәт, организм үлеменә китерә торган чорлар (бизгәк алды (предагония), бизгәк(агония), клиник үлем).

Терминаль чир – авыруның үлеменә китерергә мөмкин булган прогресслар аша барган чир.

Тернәкләндерү – организмның бозылган функцияләрен һәм авыруларның эшкә сәләтен, социаль функцияләрен өлешчә яки тулысынча кайтаруга юнәлдерелгән медицина өлкәсенә караган педагогик һәм социаль чаралар комплексы.

Трансплантация – организмның берәр тукымасын яки әгъзасын икенче урынга күчерү.

Трансфузия – бер кеше организмындагы стериль (чиста) эремәне (кан, канны алыштыра торган эремәләр) икенче кеше организмына салу (агызу).

Трахеостома – трахеяны кисеп, үпкәләргә һава керү өчен тишек ясау.

Тромбоз – кан, лимфа тамырларында яки йөрәк камераларында оешкан кан төере (кан тамырларының тыгылуы).

Тромбофлебит – вена стеналарының тромблар хасил булуы нәтиҗәсендә ялкынсынуы.

Тын кысылу – сулыш алу белән бәйле тайпылышлар, һава җитмәү сәбәпле тын бетү, күкрәк кысу, сулыш кысылу.

. . .

Ү


Үгетләү – кешенең үз ихтыярыннан тыш психик эшчәнлегенә тәэсир итү, аңлылыгын киметү шартларында аның психикасына йогынты ясау.

Үгетләүгә бирелү – үз-үзеңә карата ышанычсызлыка бәйле рәвештә теләсә нинди йогынтыга бирелергә әзер булу.

Үзрегуляция – үз-үзеңне тотышыңны максатчан итеп оештыру һәм ирешелгән нәтиҗәләрне объектив бәяләү.

Үпкәләрдә торгын күренешләр – үпкә тамырларында кан әйләнешенең бозылуы, аның нәтиҗәсендә кан плазмасы сулау куыкчыкларына чыгарга мөмкин.

Үпкәләрнең ясалма вентиляциясе (ИВЛ) – сулыш юлларында ясалма рәвештә һава алмашын тәэмин итү.

Укол кадау (инъекция) – сыек даруларны аз микъдарда тукымаларга, куышлыклага кертү: венага укол кадау, мускулга укол кадау, тире астына укол кадау.

. . .

Х


Хәтер – тәҗрибә саклау һәм оештыру процессы.

Хәтерләү – элек формалаштырылган образлар, кабул ителә торган материалның кеше аңында урнаштырылышы.

Хисләр – кешенең тышкы яки эчке тирәлек ярсыткычларына субъектив реакциясе. Индивидның үзе кабул итә торган күренешнең әһәмиятенә мөнәсәбәтен чагылдыра торган импульсив реакция.

Хоспис – үлемгә дучар булган кешеләргә һәм аларның гаиләләренә медицина, психологик, социаль һәм рухи ярдәм рәвешендәге паллиатив ярдәм күрсәтү системасы. Әлеге ярдәм программасы өйдә яки махсуслаштырылган стационарда профессионаллар һәм волонтерлар командасы тарафыннан гамәлгә ашырыла.

Хоспис ярдәме – дәваланмый торган авыруның соңгы стадиясендә кешеләргә ярдәм күрсәтүгә юнәлдерелгән булышлык, аның төп бурычы – авыруны савыктыру түгел, ә аңа уңайлы һәм сыйфатлы тормыш шартлары тудыру. Максаты – пациентларга үзләрен яхшы хис итәргә һәм авыртудан интекмәскә ярдәм итү, аларга көн саен мөмкин кадәр тулы көченә яшәү мөмкинлеге бирү. Бу максатка ирешү өчен авыртуны басуның интенсив ысуллары кулланыла. Хоспис программалары нигездә өйдә тормышка ашырыла, ләкин кайвакыт өйдән тыш та, аерым хосписларда, картлар йортларында яки хастаханәләрдә дә күрсәтелә ала. Хоспис фәлсәфәсе пациентка, физик симптомнарны киметү белән беррәттән, аның эмоциональ, социаль һәм рухи ихтыяҗларын канәгатьләндерүне тәэмин итеп, үзен тулы канлы шәхес буларак хис итүенә ирешүдән гыйбарәт.

. . .

Ц


Цистостома – сидекне чыгару өчен сидек куыгыннан корсак стенасы аша капчык рәвешендәге бәвел җыйгычка тоташтырылган махсус көпшә.

Цитостатик дарулар – шешкә каршы препаратлар төркеме.

. . .

Ч


Чиләнеш – өзлексез механик басым нәтиҗәсендә .йомшак тукымалар некрозы (тире асты клетчаткасы, лайлалы тышчасы, идән кан тамыры һ. б.).

. . .

Ы


Ышаныч – кешенең билгеле бер төшенчә турында тулы күзаллау тудыруы.

. . .

Э


Эмболия – кан яки лимфа агымы китергән кисәкчәләр белән кан тмырларының томалануы яки кан әйләнеше бозылу, бу кисәкчекләр гадәттә канда яки лимфада булмыйлар, мәсәлән, тромб, тукыма кисәкчекләре, газ куыклары һ.б.

Эмпатия – башка кешенең эмоциональ халәтенә төшенү сәләте, ә аның тулысынча булмавы - шәхескә каршы каты җинаятьләр кылу өчен алшарт булып торган эмоциональ аңгыралык билгесе.

Эмпатия – башка кешенең эчке кичерешләрен аңлау һәм теләктәшлек күрсәтү.

Эч кибү – акрынайган, авырлашкан яки даими (системалы) рәвештә булмаган эчәк хәрәкәте (эчәнең бушануы, тизәк бүленеп чыгу).

Эч китү – туры эчәклекнең сыеклыкны еш бушатуы, тизәкнең сыек булуы һәм еш кына эч авырту белән характерлана торган патологик халәт.

. . .

Я


Ярдәмче дәвалау – медицина практикасында гамәлгә кертелгән төп дәвалау ысулларына катнашы булмаган, авыртуны басу һәм яшәү сыйфатын саклауга корылган дәвалау алымы.

Ясалма тукландыру – ашказаны яки борын зонды ярдәмендә клизма яки парентераль юл ярдәмендә пациент организмына туклыклы матдәләр кертү.

. . .

автор: ---

. . .

Комментарий калдыру һәм сорау бирү

Сезнең электрон почтагыз күрсәтелмәячәк. Тутырырылырга тиешле юллар билгеләнгән *

Уртаклашырга