Image
Моны белү мөһим
Моны белү мөһим Басылган: 27.03.2022 11:00

Паллиатив медицина ярдәменә мохтаҗ пациентларны маршрутлаштыру.

Паллиатив медицина ярдәменә мохтаҗ булган пациентларның маршрутлаштыру этапларын карап узыйк.

Берәр җиребез авырта башлау белән, беренче эш итеп, сырхауханәгә яки медицина клиникасына мөрәҗәгать итәбез, үз табибыбыз яки гомуми практика табибы белән киңәшләшәбез.

!Дәвалаучы табиб игьтибар белән авыруның зарларын тыңлый, онкологик авыруга шик туган очракта, пациентны беренчел онкология кабинетына * онкологка консультациягә җибәрә.

. . .

Нәкъ менә бу этапта пациент җентекле рәвештә тикшерелә, онкологик авыруның булу-булмавы ачыклана.

Онкология диагностикасы ысуллары

Онкология диагностикасы өчен кулланылган ысуллар:

Маммография (сөт бизе шешенә шикләнгән очракта)

Эндоскопия ярдәмендә үткәрелгән диагностика

МРТ

УЗИ

Гистология

Онкомаркерларны билгеләү һәм башкалар

...Онкомаркерга кан анализы түбәндәгечә башкарыла: пациентның канына башка күзәнәкләрдән онко-күзәнәкне аерып чыгара торган махсус матдә кертелә, соңыннан кан алына һәм канда онкомаркерлар булу-булмавын ачыклау тикшерүләре үткәрелә Аларның төп өлеше-19-9, 12-5, AFP, 15-3.

Югары концентрацияле AFP бавырда яман шеш авыруының беренче күрсәткече булырга мөмкин.

Маркерлар Яман шеш күрсәткечле органнар
СА 19-9 маркеры • Ашказаны асты бизендә
• Үт куыгында
• Ашказанында
• Юан һәм туры эчәктә
СА 15-3 маркеры • Сөт бизләрендә
• Аналык һәм күкәйлек бизендә
• Ашказаны һәа ашказаны асты бизендә
• Бавырда
СА 12-5 маркеры • Аналыкта
• Күкәйлекләрдә
• Сөт бизләрендә

...Маммография рентген нурланышының аз күләмле дозасы белән сөт бизләрен төшерүдән гыйбарәт. Әлеге тикшерү яман шеш авыруы барлыкка килүне күрсәтә торган күзәнәкләрне 1-2 ел алдан ачыкларга мөмкинлек бирә

Әлеге алым түбәндәге очракларда кулланыла:


Сөт бизендә тыгызлыклар барлыкка килү;

Имчәк деформациясе;

Кызарулар һәм шешенүләр булу;

Нәселдән килү ихтималы;

...Яман шешне эндоскопия ярдәмендә диагностикалау организмга фото- видеокамералы һәм биопсия өчен приборы булган сыгылмалы эндоскопны организмга кертү юлы белән башкарыла. Тикшерүнең бу төре бугаз, ашказаны, үпкә һәм эчәклектә яман шешнең башлангыч стадиясен ачыкларга ярдәм итә.


...Онкологиянең иртә диагностикасы МРТсыз узмый. Магнит-резонанс томографиясе бик кечкенә үлчәмле шешләрне ачыкларга (0,1-0,3 мм), метастазлар булуын билгеләргә һәм дәвалау ысулының нәтиҗәлелеген күзәтергә мөмкинлек бирә.

МРТ түбәндәге органнарда яман шеш булуын ачыкларга мөмкинлек бирә:

Баш миендә;

Бугазда;

Аналык һәм аналык муентыгында;

Ашказаны асты бизендә;

Бавыр һәм бөердә;

Сидек куыгында;

Мәни бизе һәм простата бизендә;

...УЗИ принцибы төрле типтагы тукымаларның тавыш дулкыннарын чагылдыру мөмкинлекләренә нигезләнә. Әлеге тикшеренү түбәндәге органнарда яман шеш диагностикасын үткәрү өчен кулланыла:

Сөт бизләрендә;

Аналыкта;

Калкансыман биздә;

Йөрәк һәм башка органнарда.

Еш кына УЗИ нәтиҗәләре яман шешнең төрен һәм барлыкка килү ноктасын ачыклау максатыннан өстәмә диагностика үткәрүне таләп итә.

Хәзерге заманда яман шеш диагностикасы шеш контурларын организмга җитди тискәре йогынты ясамыйча гына ачыкларга ярдәм итә торган аяучан рентгенодиагностика кулланырга мөмкинлек бирә. Бу ысул тән массасы зур булган пациентларга да туры килә, чөнки биредә, МРТТАН аермалы буларак, гәүдәнең тулаем йөкләнеше таләп ителми.

...Гистология шешнең биопсия ярдәмендә алынган тукыма үрнәкләрен тикшерергә, шешнең табигатен һәм төрен билгеләргә, сайлап алынган дәвалау алымнарының нәтиҗәлелеген алдан бәяләргә һәм терапия башланганчы ук программага төзәтмәләр кертергә мөмкинлек бирә

Табиб пациентка билгеләнгән барлык төр анализларның нәтиҗәләрен өйрәнеп, клиник картинага туры килә торган дәвалау билгели.

. . .

Беренчел онкология кабинетында яман шеш булуы ачыкланган очракта, пациентка RW, ВИЧ, гепатит, В, С анализларын алдан тапшыру шарты белән Татарстан Республикасының клиник онкологик диспансерына юллама бирелә.

Поликлиника онкодиспансерында диагнозны дәлилләү өчен тулы тикшерү уздырыла һәм табиблар консилиумы тарафыннан алга таба дәвалау тактикасы турында карар кабул ителә.

Симптоматик, синдром терапиясе паллиатив медицина ярдәменең стационар бүлеге шартларында гамәлгә ашырыла. Биредә пациентка авыртуны басу, дезинтоксикацион терапия тәкъдим ителә, төрле инвазион манипуляцияләр үздырыла, шулай ук авыр хәлдәге пациентларның тормыш шартларын яхшырту максаты белән рухи һәм психологик ярдәм күрсәтелә.

. . .

Паллиатив ярдәм

Паллиатив медицина ярдәме түбәндәгеләрне тәшкил итә:

1) табибка кадәрге беренчел паллиатив медицина ярдәме;

2) табиб ярдәмендә күрсәтелгән беренчел паллиатив медицина ярдәме;

3) махсуслаштырылган паллиатив медицина ярдәме.

Паллиатив медицина ярдәме амбулатор шартларда, шул исәптән өйдә, көндезге стационар шартларында күрсәтелә.

Паллиатив медицина ярдәме төзәлмәслек һәм көчәя барган чиргә яки халәткә юлыккан өлкән кешеләргә, шулай ук медицина күрсәтмәләре булып та этиопатогенетик дәвалау мөмкинлекләре беткән авыруларга карата кулланыла. (Сәламәтлек саклау министрлыгының 2009 нчы елның 31 нче маендагы 345н номерлы һәм Россия Хезмәт министрлыгының 372н номерлы боерыгы).

Image

Онкологик чирнең катлаулылыгына карап, кайбер этаплар үзгәртелергә, төшереп калдырылырга яки өстәмә белгечләр җәлеп итү хисабына артып, киңәйтелергә мөмкин.

. . .

Комментарий калдыру һәм сорау бирү

Сезнең электрон почтагыз күрсәтелмәячәк. Тутырырылырга тиешле юллар билгеләнгән *