Image
Иммуннитет
Иммуннитет Басылган: 12.03.2022 11:00

Бүген сезнең игътибарыгызга уйларыбызның иммун системасына йогынтысы турында бераз гына мәгълүмат җиткерәсем килә

Күпсанлы фәнни тикшеренүләр һәм тәҗрибәләр уй-фикерләребез, кәефебез һәм үз-үзебезне тотышыбыз безне күзәнәк дәрәҗәсендә үзгәртергә сәләтле булуын дәлилли

Мәсәлән, күңелне күтәрә торган шатлыклы уй-кичерешләр организмда вирус һәм бактерияләрдән саклый торган үзенчәлекле кан күзәнәкләре – лимфоцитлар бүленешен арттыра. Инфекция канга үтеп керү белән, лимфоцитлар аңа ташлана һәм әлеге “чакырылмаган кунак”ны юк итә. Организм көчлерәк булган саен, лимфоцитларның бүленү ешлыгы арта бара, димәк, куркыныч «кунаклар» белән көрәшүче «солдатлар»ның да саны күбәя. Шуңа күрә дә лимфоцитлар бүленешенең ешлыгы кеше организмының мөһим сыйфатларыннан санала.

Австралия Медицина университетында үткәрелгән әлеге экспериментта уңай һәм тискәре фикерләрнең кешнең иммун системасына тәэсире өйрәнелә. Тәҗрибәдә үз теләкләре белән катнашучы студентларга ярты сәгать эчендә тормышларында очраган уңышсызлыклар һәм күңелсез хәлләрне искә төшерергә тәкъдим ителә. Бу вакытта һәр ун минут саен студентлардан анализга кан алып торалар. Ярты сәгатьлек әлеге эксперименттан соң да, 12 сәгать аралыгындагы һәр сәгать саен, студентлардан кан алына. Икенче бер төркем студнтларга, киресенчә, тормыштагы күңелле һәм бәхетле мизгелләрне искә алырга тәкъдим ителә. Бу төркем студентларыннан кан алу да шундый ук ешлыкта башкарыла.

Беренче төркем студентларыннан алынган кан анализы лимфоцитлар бүленү ешлыгының сизелерлек кимүен күрсәтә. Өстәвенә, турыдан-туры бәйлелек тә күзәтелә – тискәре фикерләү чоры озак булган саен, кан “сакчылары” үзләрен әкеренрәк һәм сүлпәнрәк тота.
Күңелле хатирәләрне искә алган студентларда лимфоцитлар бүленешенең тизлеге арта барган һәм «күңелле уйлар сеансы»төгәлләнгәннән соң, экспериментка кадәр булган беренче халәтенә нибары бер ярым-ике сәгать узгач әйләнеп кайткан. Ә менә күңелсез хатирәләргә бирелгән студентларның “иммун сакчылары” әле сигез сәгать (кайберләренең хәтта 9-10 сәгать) дәвамында “сүлпән” булып калган.

. . .

Күргәнебезчә, сигез сәгать буе иммунитетны (димәк, сәламәтлекне дә) көчсезләндерү өчен, 30 минут күңелсез хатирәләрне искә төшереп, борчылып алу да җитә. Һәм, киресенчә, ярты сәгать күңелле уйлар уйлау саулыгыбызны ике сәгатькә ныгыта.

Эксперимент нәтиҗәләре уй-фикерләребез белән иммун халәтебез арасында турыдан-туры элемтә барлыгын аңларга мөмкинлек бирә.

Әгәр фәндә исбатланган экспериментлар бар икән, алардан, һичшиксез, файдалану зарур дип уйлыйм. Бүгенге көндә иммун системасы ахырга кадәр өйрәнелеп бетмәгән, әмма әзер "рецептларны" кулланырга кирәк.

Автор: Галимова Зөлфия Фәрит кызы, Татарстан Республикасы Сәламәтлек саклау министрлыгы дәүләт автономия сәламәтлек саклау учреждениесе Республика клиник онкология диспансерының Әлмәт филиалы психологы

Мәгълүмат чыганагы: "Ничек яшәргә? Илһамландыра торган китап"

. . .

Комментарий калдыру һәм сорау бирү

Сезнең электрон почтагыз күрсәтелмәячәк. Тутырырылырга тиешле юллар билгеләнгән *