Image
Кайгырту
Кайгырту Басылган: 11.03.2022 11:00

Иммунитетны ныгыту һәм организмның каршы торучанлыгын арттыру

Бүгенге вазгыятьтә иммунитетны ныгыту һәм организмның каршы торучанлыгын арттыру – һәр кеше алдында куелган төп бурыч. Сезгә файдалы булган мәгълүмат белән уртаклашасым килә.

К еше организмында бик аз телгә алына, әмма «бәхет ноктасы» дип аталырга хаклы орган бар. Бу – тамак асты бизе ТИМУС. Ул күкрәк читлегенең өске өлешендә нәкъ түш башланган җирдә урнашкан. Аны ачыклау өчен ике бармакны умрау сөягенең уентыгыннан түбәнрәк өлешенә куярга кирәк. Бу тамак асты бизенең якынча урыны була да инде.

Озак еллар дәвамында алып барылган тикшеренүләргә караганда, кешенең гомере күбесенчә әлеге бизгә бәйле. Тимуста кан ясаучы төп күзәнәкләрдән иммунитет реакциясе өчен җавап бирә торган Т-лимфоцитлар җитлегә.
Башкача әйткәндә, тимусны иммунитетның төп органы дияргә була. Озакка сузылган стресс чорында тимус эшчәнлеге бозыла. Әмма моны булдырмый калу мөмкинлеге дә бар. Тамак асты бизенең эшчәнлеген берничә секунд эчендә гади генә стимуллаштыру юлы белән көчәйтергә мөмкин. Көнчыгыш медицинасы тимусның кан белән тәэмин ителешен һәм иммун системасының эшчәнлеген яхшырту өчен тимус урнашкан урынга 10-12 тапкыр җиңелчә суккаларга киңәш итә. Бу алым бармак очлары ярдәмендә яки җиңелчә кысылган йодрык белән билгеле бер ритмда башкарылса яхшы.

Әгәр һәр көн иртән тимусны шул рәвешле стимуллаштырып, әлеге процедураны көн дәвамында берничә тапкыр кабатласагыз, күпмедер вакыттан соң тамак асты бизе активлашачак. Сез тәнегез буйлап рәхәт дулкын китүен һәм шатлыклы тойгылар, бәхетле хисләр кичерүегезне сизәрсез. Бу алым шулай ук еш кына коткыга бирелү өянәге һәм эч пошуларны киметергә яки алардан бөтенләй котылырга ярдәм итә. Әмма тамак асты бизенең игътибар һәм кайгыртучанлык таләп итә торган бик зәгыйфь орган икәнен дә онытмау мөһим. Яшь барган саен, тимусның массасы азая, тик аның лимфоид тукымасы тулысынча юкка чыкмый, картлык чорында да саклана, әмма күләме азая, менә шул сәбәпле өлкән кешеләрнең иммунитеты сизелерлек кими.

. . .

Иммун системасының барлык компонентлары кебек үк, тимус көн саен протеин (аксым) запасларын тулыландыруга мохтаҗ. Беренчедән, ул үзе җитештергән гормоннар өчен төзелеш материалы булып тора, икенчедән, аксым тимусның үз күзәнәкләренең активлыгын арттыра. Моннан тыш, тамак асты бизе җылылык процедураларын ярата: сауна, җылыта торган компресс, җылы ванналар. Нәкъ менә шуңа күрә авырган вакытта температура күтәрелеп, бөтен иммунитетка «яшел ут» бирә.

Әмма иммунологлар тамак асты бизен стимуллаштыру белән артык мавыкмаска киңәш итә, чөнки озакка сузылган активлык организмның көчсезләнүенә сәбәпче булып, тискәре йогынты ясарга мөмкин. Әлеге мәгълүмат сезнең өчен файдалы һәм тиешле вакытында булды дип уйлыйм!!!

Сәламәт һәм бәхетле булыгыз!!!

Автор: Галимова Зөлфия Фәрит кызы, Татарстан Республикасы Сәламәтлек саклау министрлыгы дәүләт автономия сәламәтлек саклау учреждениесе Республика клиник онкология диспансерының Әлмәт филиалы психологы

. . .

Комментарий калдыру һәм сорау бирү

Сезнең электрон почтагыз күрсәтелмәячәк. Тутырырылырга тиешле юллар билгеләнгән *