Тонометр

Кан басымын үлчәү тәртибе.

...Басымны үлчәү – йөрәк-кан тамырлары авыруларыннан интегүчеләр өчен кирәкле процедура. Кан басымын үлчәргә ярдәм итә торган приборлар тонометрлар дип аталалар. Аларның механик һәм электрон төрләре була.

Тонометрның төзелеше гади булуга карамастан, аны үзлегеңнән кулланганда кайбер күрсәтмәләрне һәм таләпләрне үтәү мөһим. Аннан дөрес итеп файдалану гына кулланучыга сәламәтлеге турында төгәл мәгълүмат бирүне гарантияли ала.

Тонометрны дөрес кулланудан тыш, кан басымы күрсәткечләренә түбәндәге факторларның тәэсир итүен дә истә тоту мөһим:

    1. Яшь үзенчәлекләре (яшьләрнең кан басымы нормасы булып 120/80 мм күрсәткече санала (10 мм тайпылыш булырга мөмкин);
    2. Кулланучының җенесе (белгечләр күзәтүе буенча, хатын-кызларның кан басымы ир-атларныкыннан 5-10 мм га аерыла);
    3. Кәүлек вакыты (кичке якта кан басымы күрсәткече бераз арта);
    4. Кайбер ризыкларны ашау (кофеин, кыздырылган, тозлы, татлы һәм майлы ризыкларның кан басымы күтәрелүгә тәэсире мәгълүм);
    5. Үлчәү алдыннан физик активлыкның торышы (җәяү йөргәннән, спорт белән шөгыльләнгәннән соң, кан басымы күтәрелә, ә ял вакытында яңадан үз халәтенә кайта, нормальләшә);
    6. Начар гадәтләр булу (тәмәке тарту һәм хәтта аз күләмдә алкоголь куллану кан басымының күтәрелүенә китерә).

Тонометр кулланыр алдыннан төгәл күрсәткечләр алу өчен, тәмәке тартудан, каты чәй һәм кофе эчүдән тыелырга, йөрәк-кан тамырлары системасына тәэсир итә торган дарулар эчмәскә киңәш ителә.

Кан басымын үлчәү беләкнең өске өлешендә башкарыла. Уң яки сул кул булу мөһим түгел, әмма гадәттә аларда басым күрсәткечләре төрлечәрәк була. Мәсәлән, уңагайларның сул кулында басым югарырак, ә сулагайларның, киресенчә, уң кул күрсәткечләре бераз югары, шул сәбәпле, кан басымын күрсәткечләрен уңагайларның сул кулыннан, сулагайларныкын уң кулыннан алырга киңәш ителә.

Алга таба кан басымын даими рәвештә үлчәп тору өчен нинди дә булса бер кулны сайлаганда, ике кулдан 5 минут аралыгында (кан әйләнешен торгызу өчен) 10 тапкыр үлчәргә кирәк. Төрле куллардан алынган күрсәткечләрдәге аермалар һәрбер кешенең йөрәк-кан тамырлары системасы төзелешендәге анатомик үзенчәлекләр белән аңлатыла.

Хәзерге заманда медицина җиһазларын җитештерүчеләр базарга бер үк функция башкара, әмма төзелеше һәм үлчәү ысулы белән аерылып торган электрон һәм механик тонометрлар чыгаралар.

Нинди җиһаз сайлауга карамастан, үлчәүләр үткәргәнче, тонометр җиңсәсен терсәк буыныннан 2-2,5 см югарырак итеп кияргә кирәк. Тонометр җиңсәсе белән беләк арасында олы кеше бармагы сыярлык бушлык калырга тиеш. Кан басымын үлчәгәндә ятып тору киңәш ителми, максималь дәрәҗәдә төгәл күрсәткечләр алу өчен, кешене уңайлы кәнәфи яки урындыкка утырту яхшырак.

Кан басымын кеше тыныч халәттә булганда, тынлыкта, төз утырган килеш, сидек куыгы буш булган вакытта тикшерергә киңәш ителә. Исерек хәлдә, көчле дулкынлану яки стресс кичергәндә кан басымын үлчәү тыела.

...Кан басымын механик тонометр белән үлчәгәндә түбәндәгеләрне истә тоту мөһим:

  • уңайлы итеп утырыгыз;
  • кулга монометр җиңсәсен киегез;
  • тонометр циферблатын күз күрерлек итеп урнаштырыгыз;
  • фондоскопны беләк артериясенә (терсәк бөгелгән урын) куегыз, пульсны табыгыз;
  • груша янындагы тәгәрмәчне тыгызлап борыгыз;
  • күрсәткечләр 210 мм га кадәр җиткәнче җиңсәгә һава тутырыгыз;
  • грушаны җибәрегез, клапанны бераз ачыгыз;
  • һаваның чыгуын игътибар белән күзәтеп, үзенчәлекле бәрелешләрне көтегез, беренче (югары систолик басым) һәм соңгы (түбән диастолик басым) тавышларны теркәгез;
  • үлчәү нәтиҗәләрен язып куегыз;
  • 3 минуттан соң икенче кулдагы басымны үлчәгез.

...Электр тонометры, механик прибордан аермалы буларак, автомат режимда үлчи, шуңа күрә аның ярдәмендә басымны үлчәү хәзерге заман технологияләреннән ерак торган кешегә дә авырлык тудырмый.

Электр тонометрын дөрес куллану түбәндәгеләрдән гыйбарәт:

  • кулыгызга монометр җиңсәсен киегез;
  • кулыгызны йөрәк белән бер тигезлектә куегыз;
  • экранда үлчәү нәтиҗәләрен көтегез;
  • уртача күрсәткечләрне билгеләү өчен 5 минуттан соң кабат тикшереп алыгыз.

...Өлкәннәр өчен иң уңайлысы – беләзек тонометр, ул кан басымын мөстәкыйль рәвештә үлчәү мөмкинлеге биргән иң җыйнак тонометр. Мондый модельләр арасында жидкокристаллик дисплейлы «Омрон» япон тонометры үзенең компактлы габаритлары белән аерылып тора, ул – аккумулятор белән дә, батареяләр ярдәмендә дә эшли алуы, хәтер күләменең зур булуы ягыннан популярлык казанган тонометр. Кайбер кул тонометрларында урнаштырылган аритмия индикаторы йөрәк тибеше темплары турында да мәгълүмат алу мөмкинлеге бирә.

Тонометр кулланылышындагы хаталар

Кан басымын тонометр белән үлчәү барышында киткән төгәлсезлекләр җиһазны дөрес кулланмау яки кешенең үз игътибарсызлык нәтиҗәсе булырга мөмкин.

    1. Кулны күкрәк тигезлегеннән түбән урнаштырганда, кан басымы күрсәткече түбәнрәк булырга мөмкин.
    2. Үлчәү вакытында кеше урындыкның аркасына таянмаса, мускуллар киеренкелеге нәтиҗәсендә, басым күрсәткечләре югарырак булырга мөмкин.
    3. Тонометр җиңсәсен артык кысу да күрсәткечләрдә тайпылышлар китереп чыгарырга мөмкин.
    4. Тонометр җиңсәсе кием җиңенә килсә дә кан басымы күрсәткечләре дөрес булмаска мөмкин. Үлчәүләр ялан кулда башкарылырга тиеш.
    5. Тонометр җиңсәсе тиешле күләмдә һава белән тутырылмаса, күрсәткечләр бераз югары булырга мөмкин.
    6. Тонометр белән үлчәү барышында сөйләшү, телевизор карау һәм ишарәләр ясау хупланылмый. Мондый гамәлләр, һичшиксез, кан басымы күрсәткечләренең артуына китерә.
    7. Ашаганнан яки физик активлыктан соң кан басымын үлчәү дә кан басымы күрсәткечләрен күпкә арттыра.
    8. Кыска тәнәфесләрсез кан басымын үлчәү дөрес түгел. Тикшерүләр арасы кимендә биш минутны тәшкил итәргә тиеш.

автор: Казан дәүләт медицина университетының Фармация институты доценты, фармацевтика фәннәре кандидаты Гарифуллина Гүзәл Хисам кызы

. . .

Комментарий калдыру һәм сорау бирү

Сезнең электрон почтагыз күрсәтелмәячәк. Тутырырылырга тиешле юллар билгеләнгән *

Уртаклашырга