Олылар өчен памперслар (аслыклар)

Памперсны куллану техникасы.

Олылар өчен бер тапкыр кулланылышлы памперс - ул бәвел һәм/яки тизәк тотмау очракларында кулланыла торган заманча шәхси гигиена чарасы. Памперстан, кагыйдә буларак, ятып авыручылар, өлкәннәр (өй шартларында һәм стационарда) файдаланалар, шулай ук актив, хәрәкәтчән яшәү рәвеше алып барган кешеләрнең дә кайберләре аны кулланырга мәҗбүр.

Формасы буенча олылар аслыгы(подгузник) өч категориягә бүленә:

  • ачык (ян канатлары һәм беркеткечләре булмаган, челтәрле трусы белән киелә торган);
  • ярымачык (канатсыз, ике ягында беркеткеч каешлары булган, ботлар ачык килеш кала);
  • ябык яки классик (беркетелә торган ягында җилемле канатлары һәм каптыргычлары булган).

Аслыкларны формалары буенча сайлап алуга ниндидер киңәш-тәкъдимнәр юк. Ул пациентның теләгеннән чыгып сайлана. Әлеге чараларның бәвелләрен тота алмаучы урта һәм авыр хәлдәге авыруларга билгеләнгәнлеген истән чыгармау мөһим. Бәвел тотмауның җиңел формасына зур күләмле подгузниклар (аслыклар) таләп ителми, бу очракта урологик прокладкалардан файдаланырга мөмкин. Бәвел һәм тәрәтен контрольдә тота алган авыруларның караучысы даими рәвештә янында булганда, тәрәт савыты куллану отышлырак.

Гадәттә ябышкак каптырмалы ябык (классик) памперслар ятып авыручы пациентларга күбрәк туры килә, чөнки алар үз-үзләрен карый алмыйлар. Әмма теге яки бу сәбәпләр аркасында пациентка ярым ачык яки ачык модельләр күбрәк ошый икән, аларны да кулланырга мөмкин. Ятып авыручыларга туры килми торган бердәнбер памперс – сеңдергеч трусиклар, чөнки, беренчедән, алар зур күләмдәге бүлендекләрне (бәвел, тизәк) сыйдыра алмыйлар, икенчедән, аларны кию дә бик җайсыз.

Актив тормыш алып барган пациентларга, шул исәптән инвалид коляскасында йөрүчеләргә, билбаулы ярымачык аслык кулланырга киңәш ителә: алар сыеклыкны җитәрлек күләмдә сеңдерә ала һәм классик памперслар кебек зур күләмле түгел. Бу төр аслыклар белән тән тиресе сулый, шул сәбәпле пешегү куркынычы да искәртелә.

Өлкән яшьтәге ятып авыручыларга памперс кидерү тәртибе:

  • Каптан бер памперсны алыгы, барлык элементларын да тикшерегез;
  • Җиңелчә тарткалап, сырларын тигезләгез яки тәнгә ябышып торсын өчен йомшартыгыз, болай эшләү бәвел яки сыек тәрәтнең агып чыгуын булдырмаска ярдәм итә;
  • Авыруга кырын ятарга булышыгыз (ятып авыручының памперсын нәкъ менә бу позада алмаштыру җиңелрәк башкарыла);
  • Памперсны озынлыгы буйлап икегә бөкләгез һәм алдан артка таба аяк араларыннан шудырыгыз;
  • Памперсның арткы өлешләрен бөкләнеп калмаслык итеп яхшылап тигезләгез, аскы кырый өлешен дә тикшерегез;
  • Өске өлешен тигезләгәннән соң авыруны аркасына әйләндерегез;
  • Алгы өлешендә дә сырлар калмаска тиеш, эчке кырыйлары вертикаль рәвештә торса, агып чыгулардан саклаячак;
  • Пациентка уңайлы булсын өчен памперс каптырмаларын артык кысып тормаслык итеп сак кына беркетегез.

Мөстәкыйль хәрәкәтләнүче гадәти авыруларга аслык кидерү дә югарыда саналган тәртиптә башкарыла (сырларын тигезлиләр, бөкләнгән памперсны ике аяк арасыннан алдан артка таба кертәләр, ике яктан да ябыштыру элементлары белән беркетеп куялар). Бу вакытта авыру ике аягын ерып туры басып торырга тиеш.

Ике очракта да тулыш индикаторының умыртка баганасы сызыгы буенча вертикаль рәвештә урнашкан булуына аеруча игътибар итәргә кирәк.

Авырудан памперсны салдыру кагыйдәләре:

  • аркасында ятучы кешенең аслык каптыргычларын чишегез, тире җәрәхәтләнмәсен өчен, аларның ябышкак ягын эчке ягына әйләндерегез һәм учыгыз аслыкны белән бот астына шудырыгыз;
  • аслыкның алгы өлешен сак кына җыегыз, авыруны кырын яткырып, памперсны алыгыз;
  • Мөстәкыйль рәвештә хәрәкәтләнә алучы авыруларның аслыкларын алу өчен аларны тигез итеп бастырыгыз һәм шул ук манипуляцияләрне башкарарыгыз;
  • Истә тотыгыз, памперсны куйганда һәм алган вакытта арттан алга таба шудырырга кирәк, бу эчәктәге бактерияләрдән саклану өчен эшләнә;
  • Памперс эчендәге матдәләр тышкы якка агып чыкмасын дисәгез, җитештерүченең һәм дәвалаучы табибның киңәшләренә колак салыгыз.

Памперсның тәрәт үткәрүчәнлегенә китерә торган сәбәпләр:

  • аслыкны кигәндә хаталар (инструкцияне үтәмәү);
  • аслыкның дөрес зурлыкта/үлчәмдә булмавы;
  • аслыкның сеңдерү дәрәҗәсенә игътибар итмәү.

Кулланылган памперсны салдырганнан соң, тән тиресен гигиена чаралары белән эшкәртү зарур.

Төрле аслыкларны кидерү схемасы:

  • Ябык классик аслык (аеруча ятып авыручыларга туры килә);
  • Ярымачык аслык (ятып авыручыларга да, гадәти авыручыларга да туры килә);
  • Трусы формасындагы аслыклар (мөстәкыйль рәвештә йөри алган актив хәрәкәтләнүчән кешеләр өчен аеруча яхшы вариант).
Image Image

Аслыкны алыштыру ешлыгы:

  • Аслыкны һәр 3-4 сәгать саен яки чираттагы тәрәттән соң алыштыру зарур. Еш алыштыру мөмкинлеге булмаганда, югары сеңдерешле памперслар кулланырга кирәк.

Аслыкны мөстәкыйль кулланганда түбәндәге кагыйдәләрне үтәү сорала:

  • Мөстәкыйль кулланылышта шул ук манипуляцияләр башкарырыла;
  • Кече һәм олы йомышларны табигый юл белән башкарган очракта аслыкны салып торырга һәм яңадан тиешле тәртиптә кияргә кирәк;
  • Аслык башка максатларда кулланылмаска тиеш;
  • Аслыкны мөстәкыйль куллануда кыенлыклар туса, медицина хезмәткәрләренә мөрәҗәгать итәргә киңәш ителә.
Image

автор: Казан дәүләт медицина университетының Фармация институты доценты, фармацевтика фәннәре кандидаты Гарифуллина Гүзәл Хисам кызы

. . .

Комментарий калдыру һәм сорау бирү

Сезнең электрон почтагыз күрсәтелмәячәк. Тутырырылырга тиешле юллар билгеләнгән *

Уртаклашырга