Сидек катетеры

Сидек катетерын даими карау.

...Сидек катетеры - сидекне сидек куыгыннан чыгаруда кулланыла торган нәзек һәм сыгылмалы көпшә. Ул су белән тутырылган шар ярдәмендә сидек куыгы эчендә тора. Катетерның тәннең тышкы ягында урнашкан өлешләре рәсемдә күрсәтелгән.

Сидек катетерын даими карау тәртибе:

  • Авыруның арт саны астына су үткәрми торган биләү куегыз, аяклары тездән бөгелгән һәм ерылган килеш аңа аркасына ятарга ярдәм итегез;
  • Бот аралыгын сыек сабын һәм су белән юыгыз да сөлге белән киптерегез;
  • Катететерның сидек юлына якын торган 10 см аралыгындагы өлешен марля салфеткасы белән юып киптерегез;
  • Катетер тирәсендәге сидек юлын тикшерегез: сидекнең агып чыкмавына инаныгыз;
  • Инфекцияләр (гиперемия, шешенү, тире мацерациясе, эренләү) юклыгына инану өчен бот аралыгы тиресен тикшерегез;
  • Катетер көпшәсе ботка ябыштырылган һәм сузылмаган булуына инаныгыз;
  • Дренаж капчыгының караватның түбән өлешенә яки аякка беркетелгән булуына инаныгыз;
  • Караваттан клеенка белән биләүне алып куегыз.

Сидек җыйгыч - сидек анализын алу һәм төрле сәбәпләр аркасында вакытлыча яисә даими авыруга дучар булып, гадәти юл белән кече йомышын үти алмаган кешеләр, шулай ук ятып авыручылар өчен кулланыла торган сусаклагыч җиһаз.
Сидек җыйгычның бер төре «үрдәк» дип атала, ул пластик яки пыяла савыттан гыйбарәт, шулай ук тар озынча бугазлы полиэтилен капчык та булырга мөмкин. Ир-атлар өчен сидек җыйгыч гадәттә түгәрәк бугазлы була, ә хатын-кызларныкы бот аралыгына кушылган махсус анатомик формага ия. Хатын-кызлардан сидек алу өчен медицина тәрәт савытын кулланырга мөмкин. Тәрәт савытыннан аермалы буларак, “үрдәк”тән файдаланганда пациентны күтәрү ихтыяҗы юк, аны куллану операцияләрдән соң яки оча сөяге-бот буыны тирәсендәге җәрәхәтләр булганда аеруча отышлы.

Карават яны сидек җыйгычлары - бу төр җиһазлар стационар шартларда куллану өчен эшләнгән, алардан даими ятып авыручылар файдалана. Мондый сидек җыйгыч пациент караватына бәйләнә һәм медицина хезмәткәрләре ярдәмендә системалы рәвештә алыштырыла.

Аякка беркетелә торган сидек җыйгычлар - үз аягында йөри алган һәм актив тормыш алып барган пациентлар өчен уйлап табылган. Аны куллану таләпләре бик гади, иң мөһиме – пациентның уңайлы хәрәкәтләнүе һәм үзен иркен хис итүе. Ул аякка беркетелә торган ике тасмадан тора. Сидек җыйгычның бу төре пациентның социаль функцияләрен чикләми.

Балалар өчен сидек җыйгычлар - чираттагы анализ өчен аз күләмле (стандарт күләме – 100мл) кечкенә сидек кабул итү җиһазы. Кызлар өчен аерым, малайлар өчен һәм ике җенес балалары өчен дә яраклы булган универсаль кулланылышлы сидек җыйгычлар бар.

Гельле сидек җыйгычлар - шәхси гигиена чарасы, ул стационар бәдрәфләр белән җиһазландырылмаган урыннарда куллану өчен эшләнгән. Бу төр сидек җыйгычлар 750 млга кадәр сыеклык күләмен сеңдерергә сәләтле.
Аның эш принцибы түбәндәгечә:

  • Сидек әлеге җайланмага эләккәч, бик кыска вакыт эчендә гельгә әйләнә;
  • Гель ят исләр чыгармыйча 1-2 тәүлеккә кадәр саклана, әйләнә-тирәдәгеләргә уңайсызлыклар тудырмый.
Image Image

автор: Казан дәүләт медицина университетының Фармация институты доценты, фармацевтика фәннәре кандидаты Гарифуллина Гүзәл Хисам кызы

. . .

Комментарий калдыру һәм сорау бирү

Сезнең электрон почтагыз күрсәтелмәячәк. Тутырырылырга тиешле юллар билгеләнгән *

Уртаклашырга