Медицина тәрәт савыты

Тәрәт савытын куллану.

...Тәрәт савыты - ятып авыручыларга кече яки олы йомышын башкару һәм бот аралыгын юу өчен җайлаштырылган медицина җиһазы. Аны оча сөяге астына урнаштыралар. Металл, пластмасса яки каучуктан ясалган (һава ярдәмендә кабартыла торган) төрләре билгеле.

Алгоритм постановки судна:

  • Тәрәт савытын җылы су белән юыгыз, эчендә бераз су калдырыгыз;
  • Сул кулыгызны әвернә сөяге (крестец) астына сузыгыз, пациентка оча сөяген күтәрергә ярдәм итегез, шул ук вакытта аның аяклары тездән бөгелгән булырга тиеш;
  • Оча сөяге астына клеенка җәегез;
  • Уң кулыгыз белән, бот аралыгы тәрәт савыты тишеге өстендә булырлык итеп, авыруның арт саны астына тәрәт савытын китерегез;
  • Пациентны юрган белән каплагыз һәм берникадәр вакыт ялгызлыкта калдырыгыз;
  • Тәрәт итү тәмамлангач, уң кулыгыз белән тәрәт савытын чыгарыгыз, шул ук вакытта сул кулыгыз белән авыруның оча сөяген күтәрергә булышыгыз;
  • Тәрәт савытын унитазга бушатыгыз, кайнар су белән чайкагыз;
  • Чиста тәрәт савыты куеп, пациентның бот аралыгын юыгыз;
  • Соңыннан тәрәт савытын һәм клеенканы алып куегыз.

...Югарыда тасвирланган ысулларны һәрвакытта да кулланып булмый, чөнки кайбер авырулар гәүдә өлешләрен бөтенләй күтәрә алмыйлар. Бу очракта түбәндәгечә эшләргә мөмкин:

  • Авыруның аяклары тездән бөгелгән килеш, аны ян ягына әйләндерегез.;
  • Тәрәт савытын арт саны астына урнаштырыгыз;
  • Авыруның бот аралыгы тәрәт савыты тишеге өстендә калырлык итеп аркасына борыгыз;
  • Авыруны юрган белән каплагыз һәм берникадәр вакыт үзен генә калдырыгыз;
  • Тәрәт итү тәмамлангач, авыруны бераз ян ягына борыгыз;
  • Тәрәт савытын алыгыз;
  • Тәрәт савытын унитазга бушатыгыз, кайнар су белән чайкагыз;
  • Чиста тәрәт савыты куеп, авыруның бот аралыгын юыгыз;
  • Соңыннан тәрәт савытын һәм клеенканы алып куегыз;

автор: Казан дәүләт медицина университетының Фармация институты доценты, фармацевтика фәннәре кандидаты Гарифуллина Гүзәл Хисам кызы

. . .

Комментарий калдыру һәм сорау бирү

Сезнең электрон почтагыз күрсәтелмәячәк. Тутырырылырга тиешле юллар билгеләнгән *

Уртаклашырга