Медицина банкалары

Банкалар кую.

...Медицина банкалары нтәннең аерым өлешләренә кан китерү максатыннан (гадәттә күкрәк органнары авыруларында) медицинада кулланыла торган груша формасындагы кечкенә пыяла савытлар. Калын кырлы, ярым түгәрәк төпле 30-70 мл сыйдырышлы банкаларның кан тамырларын киңәйтү үзенчәлеге горчичникларга караганда күпкә югарырак.

Медицина банкларын куйганда эфирлар куллану катгый тыела. Өй аракы шартларында аракы яки одеколон кулланырга мөмкин.

Медицина банкасы, вакуум нәтиҗәсендә тирегә сеңә һәм, гадәттәгечә, тиредәге лимфо һәм кан әйләнешен көчәйтә, тукымаларның тукланышын яхшыртып, ялкынсынуларны тизрәк бетерә. Шулай ук мондый массаж мускулларның тонусын һәм сыгылмалылыгын көчәйтергә, тиренең ныклыгын арттырырга ярдәм итә.

Медицина банкалары күрсәтмәләре:

  • Күкрәк читлегендә (бронхит, пневмония) ялкынсыну процесслары;
  • нерв тамырлары авырулары (нейрит, нейралгия);
  • мускул авырулары (миозит);
  • радикулитлар.

Медицина банкалары кую ярамаган очраклар:

  • яман шеш авырулары;
  • туберкулезның актив формасы;
  • кан какыру, үпкәгә кан китү яки аның килеп чыгу куркынычы;
  • авыруның аңсыз хәлдә булуы;
  • бизгәк тоту;
  • арыганлык;
  • көзән җыеру;
  • тире авырулары һәм тиренең сизгерлеге арту;
  • гомуми ярсынулар;
  • кан авырулары;
  • кан китүчәнлек.

...Медицина банкаларын кую тәртибе.

  • Йөзтүбән ятыгыз (банкалар аркага куелганда), башыгызны борып, мендәрне кулларыгыз белән колачлагыз;
  • Гәүдәнең өске өлешендәге киемнәрегезне салыгыз;
  • Тән тиресенә юка итеп вазелин сылагыз;
  • Мамыктан тыгызлап фитиль ясагыз;
  • Фитильне спиртка маныгыз һәм сыгыгыз. Спиртлы шешәне ябыгыз һәм читкәрәк алып куегыз;
  • Кулларыгызны сөртегез;
  • Фитильне кабызыгыз;
  • Икенче кулга банканы алып, фитильне банка эченә кертегез;
  • Банка эчендә фитильне 2-3 секунд тотыгыз һәм җитез хәрәкәтләр белән банканы авыруның аркасына ябыштырыгыз;
  • Әлеге хәрәкәтләрне банка санына карап кабатлагыз;
  • Фитильне сулы савытка батырып сүндерегез;
  • Банкалар өслеген сөлге белән каплап, авыруга юрган ябындырыгыз;
  • 3-5 минуттан соң банкалар эшчәнлеген тикшереп алыгыз. Авыру аркасындагы авыртулардан зарланса яки банкалар бушаса, аларын алып кабаттан куегыз;
  • Пациентның тире сизгерлеген исәпкә алып, банкаларны 10-15 минутка калдырыгыз;
  • Процедура тәмамланганнан соң банкаларны алыгыз (банканы бер якка авыштырыгыз да икенче кулыгыз белән каршы ягындагы банка тирәсенә баскалагыз);
  • Салфетка ярдәмендә вазелинны сөртеп алыгыз.

автор: Казан дәүләт медицина университетының Фармация институты доценты, фармацевтика фәннәре кандидаты Гарифуллина Гүзәл Хисам кызы

. . .

Комментарий калдыру һәм сорау бирү

Сезнең электрон почтагыз күрсәтелмәячәк. Тутырырылырга тиешле юллар билгеләнгән *

Уртаклашырга