Эсмарх кружкасы
Чистарту клизмасын кую.
Клизма - дәвалау яки диагностика ясау максатыннан эчәкнең аскы өлешенә сыеклык кертү. Аның ике төре билгеле: чистарту клизмасы (чистарту, йомшарту, сифон) һәм тукландыру клизмасы (дарулар, май).
Чистарту клизмасының максаты – дарулар кертү юлы белән эч катуы, азык белән агулану, пациентны корсак куышлыгы органнарын тикшерүгә әзерләү, операциягә кадәр, дарулар кертү алдыннан эчәклекләрне тәрәт һәм газлардан азат итү.
Эсмарх кружкасы - ике метр озынлыктагы сыгылмалы көпшә белән җиһазландырылган резин савыттан гыйбарәт күп кулланылышлы санитар-гигиена җайланмасы.
- Резин кружка;
- Очлык;
- Кыстыргыч;
- Көпшә;
Чистарту клизмасын кую тәртибе:
- Системаны җыегыз, очлыкны тоташтырып, кыстыргыч ярдәмендә системаны ябыгыз.;
- Эсмарх кружкасына тәкъдим ителгән температурадагы суны тиешле күләмдә салыгыз;
- Системаны су белән тутырыгыз;
- Эсмарх кружкасын 75-100 см биеклеккә асып куегыз, капкачын ачып очлык аша бераз суын түгегез, капкачын ябыгыз;
- Очлыкны вазелин белән майлагыз;
- Караватка бер башы ләгәнгә төшеп торырлык итеп, клеенка җәегез һәм кырын ятыгыз;
- Аякларны тездән бөгегез һәм корсакка таба китерегез;
- Һаваны системадан чыгарыгыз;
- Бер кул белән арт саннарын аерыгыз;
- Икенче кул белән очлыкның 3-4 см өлешен кендеккә таба юнәлтеп, туры эчәккә кертегез;
- Кыстыргычны ачып эчәклеккә сыеклык керешен тәэмин итегез;
- Киеренкелектән котылыгыз һәм әкрен генә эчегез белән сулагыз;
- Сыеклык кертелгәннән соң, кыстыргычны ябып, сак кына очлыкны чыгарыгыз;
- Эчәклектә суны 5-10 минут тотыгыз;
- Туалет бүлмәсенә керегез, эчәкне бушатыгыз;
- Кирәк булганда юыгыз.
Чистарту клизмасын куярга ярамаган очраклар:
- эчәкнең аскы өлешендә кискен ялкынсыну процесслары;
- туры эчәктә яман шешләр булу;
- ашказаны һәм эчәкләрдән кан китү;
- канлы күтән чыгу (геморрой);
- карын куышлыгы органнарында ясалган операцияләрнең беренче көннәре;
- сәбәбе ачыкланмаган эч авыртулары.
автор: Казан дәүләт медицина университетының Фармация институты доценты, фармацевтика фәннәре кандидаты Гарифуллина Гүзәл Хисам кызы