Стома өчен тизәк җыйгычлар

Алмаштыру тәртибе.

Тизәк җыйгыч - ул стома булганда бүлеп чыгару функциясе бозылган кешеләрдән фекаль масса җыю өчен эшләнгән капчык формасындагы медицина җиһазы.

Җәрәхәтләр, шешләр үсеше, башка авырулар нәтиҗәсендә эчәк яки бөер эшчәнлеге тукталырга мөмкин, шул сәбәпле кеше организмындагы калдыкларны чыгарту ихтыяҗы туа. Организм алга таба да калдыкларны чыгара алсын өчен, пациентның корсак куышлыгында тишек ясала. Соңыннан стома дип аталган бу тишек аша тәрәт, бүлендекләр чыгарыла.

Стомалы кешеләр, эчәклектә операцияләр ясалганнан соң, тәрәт итү проблемсын тизәк җыйгычлар ярдәмендә хәл итәләр. Капчык формасындагы әлеге җиһаз стомага беркетелгән махсус боҗрадан һәм ис чыгармый торган фильтрдан тора. Мондый система кулланылышы ягыннан уңайлы, ул начар ис чыгудан да саклый. Мәгълүм булганча, медицина таләпләреннән тыш, эстетик таләпләргә дә җавап бирә: тирене саклый, эчендәге матдәләрнең герметик шартларда торуын тәэмин итә һәм кием астында беленми.

Тизәк җыйгычлар бер компонентлы һәм ике компонентлы дигән ике зур төркемгә бүленәләр.

...Бер компонентлы капчыклар – җилемле пластинага беркетелгән контейнерны тәшкил иткән бердәм конструкциядән гыйбарәт. Бу вариант стоманы һәрдаим карап тору мөмкинлеге бирә. Әмма аны еш алыштырып булмый, чөнки көпшәне (трубка) тирегә беркетү шактый күп вакыт ала.

...Ике компонентлы капчыклар – җилемле пластина, капчык белән тоташкан көпшә һәм тәрәт җыю контейнерыннан торган комплектны тәшкил итә. Теләсә кайсы вакытта капчыкны алып, пластинага тимичә, аны яңасына алыштырырга мөмкин. Уңышсыз ягы – боҗраны озак вакыт дәвамында куллану стоманың гигиена дәрәҗәсен киметә.

Моннан тыш аларның түбәндәге төрләре бар:

  • Дренаж яки ачык – җыелган тәрәтне агызу өчен махсус тишеге булган күп кулланылышлы капчыклар. Әлеге капчыклардагы фильтр 24 сәгатькә исәпләнгән;
  • Дренаж булмаган яки ябык – эчендәге матдәләр 50-75% ка тулганнан соң тәүлегенә 2-3 тапкыр алышына торган бер кулланылышлы конструкция. Ул алдагысы белән чагыштырганда, компактлы булуы белән аерылып тора.

Алмаштыру тәртибе һәм кулланылышы буенча киңәшләр

Тизәк җыйгычны урнаштыру аның төренә карап билгеләнә. Беренче этапта һәр ике төрнең дә урнаштыру тәртибе бер үк, соңгы этапта гына бер компонентлы һәм ике компонентлы тизәк җыйгычлар арасында аермалар күзәтелә:

    1. Тән тиресен бүленгечләрдән чистартыгыз һәм киптерегез;
    2. Стоманың диаметрын махсус трафарет яки башка җайланмалар белән билгеләгез. Тишек кырые белән эчәк фрагменты арасы 1-2 миллиметрдан артмаска тиеш. Дөрес булмаган үлчәм – бүлендекләр агып чыгуга китерә тоган иң еш сәбәпләрнең берсе;
    3. Пластинада кечкенә кайчы белән билгеләнгән үлчәмдә тишек ясагыз. Аның стомага туры килүен тикшерегез. Тишек кырыйларының шома булуы мөһим, югыйсә очлы кырыйлар, кытыршылыклар тиренең сизгер тукымаларына зыян китерергә мөмкин;
    4. Тән тиресенә пластина кырыйлары буйлап махсус герметик паста сылагыз. Болай эшләү пластина белән тән тиресе арасында бушлык калмасын өчен зарур;
    5. Тәнгә беркетер алдыннан пластинаны кулда җиңелчә җылытып алу җилемле матдәнең ябышучанлыгын арттырачак;
    6. Пластина өстендәге кәгазьне алыгыз, аскы ягы стомага туры килерлек итеп, тән тиресенә урнаштырыгыз;
    7. Әкерен генә пластинаны тән тиресенә кысыгыз, яхшылап тигезләгәннән соң 2-3 минут тотыгыз.
      Бер компонентлы тизәк җыйгычларда капчык һәм пластина бердәм система тәшкил итә. Әлеге өлешләрне беркетү ихтыяҗы булмаганлыктан, аларда 8-10 нчы пунктлар кулланылмый.
    8. Пластинага тәрәт бүлендекләре өчен капчык беркетегез. Капчык һәм пластинадагы көпшәләрнең (фланц) бер диаметрда булуы мөһим. Капчыктагы ныгыткыч боҗра ачык булырга тиеш. Шуннан соң капчык көпшәсен пластина көпшәсенә киертегез. Капчык, пыяла шешәне капкач белән япкан кебек, астан өскә таба беркетелә;
    9. Капчык пластинага ныклап тоташтырылгач, бикләү боҗрасын ябарга кирәк. Ныклыгын тикшереп карау өчен капчыкны сак кына аска таба тарткалап карагыз;
    10. Яхшылап ныгыту өчен, пластинаны кул белән тәнгә җиңелчә генә кысып, 2-3 минут тотарга мөмкин;
    11. Тагын да яхшылап беркетү өчен боҗра әйләнәсенә пластырь ябыштырырга була.
Бер компонентлы тизәк җыйгычлар Алмаштыру ешлыгы Бушату ешлыгы
Ябык (дренаж булмаган) тәүлегенә 2-3 тапкыр -
(бушатылмый, тизәк җыйгыч яңартыла гына)
Ачык (дренаж) 1-2 көнгә бер тапкыр Тулган саен даими рәвештә тәүлеккә 2-3 тапкыр бушатыла
Ике компонентлы тизәк җыйгычлар Пластинаны алыштыру ешлыгы Капчыкны алмаштыру ешлыгы
Ябык (дренаж булмаган) Атнага 1-2 тапкыр Капчык тәүлеккә 2-3 тапкыр алыштырыла
Ачык(дренаж) Атнага 1-2 тапкыр/td> Тулу белән тәүлегенә 2-3 тапкыр алыштырыла Капчык көн саен алыштырыла.

ССистеманы алыштыру өч мөһим этапны күздә тота: боҗра бикне ачып капчыкны алу, чистарту һәм яңа тизәк җыйгыч урнаштыру. Әлеге җайланмаларның алышыну вакыты аларның төренә бәйле. Бушату ешлыгы шулай ук стома төренә, пациентның хәленә, ашау режимына бәйле. Түбәндәге очракларда системаны ашыгыч рәвештә алыштыру мөһим:

  • пластина астында ялкынсыну, уңайсызлыклар барлыкка килү;
  • җайланманың куба башлавы, тиешенчә беркетелмәве;
  • фильтр эшләми башлау;
  • системаның пычрануы.
Бер компонентлы Ике компонентлы
    1. Кулланылган җайланманы алыгыз. Моның өчен ике читеннән тоткан килеш, сак кына аскы өлешеннән тартырга кирәк. Җайланма әйләнәсен җылы су белән юешләсәгез яки махсус антиҗилем белән эшкәртсәгез, аны тирегә зыян китермичә генә, мөмкин кадәр җиңел куптарырга мөмкин. Кискен хәрәкәтләрдән сак булу сорала.
    2. Кулланылган җайланманы утильләштерү. Аларны унитазга ташларга кирәкми, герметик пластик пакетка салып, чүпкә ташлау зарур.
    3. Тән тиресен җылы су яки махсус юу чаралары белән чайкагыз, дизенфекцияләгез. Җайланма куелган урынны йомшак сафеткалар ярдәмендә түгәрәк хәрәкәтләр белән сөртергә кирәк. Мамык кулланырга ярамый чөнки аның йончалары ачуны чыгара һәм боҗраның герметиклыгын чикли. Табиблар шулай ук спиртлы эремәләр яки сабын кулланудан тыелырга өндиләр, чөнки алар тирене киптерә һәм ярсыталар.
    4. Тән тиресен йончалардан чистартыгыз. Әгәр чәч төкләре булса, аларны пөхтә итеп кайчы белән кисеп алыгыз, крем-депиляторлар яки кырынгычлар кулланмагыз.
    5. Тән тиресен йомшак сөлге яки марля салфетка белән корытыгыз. Вакыт булса, стомага табигый рәвештә кибү мөмкинлеге бирергә кирәк.
    6. Тизәк җыйгычны югарыда тәкъдим ителгән тәртип буенча кабаттан урнаштырыгыз.
    1. Кулланылган капчыкны алыгыз. Дренаж моделе булган очракта, аны бәдрәфкә алдан бушату зарур. Дренаж булмаган җайланмаларда шунда ук алмаштырырга керешергә мөмкин, моның өчен көпшә белән тоташтырылган җиреннән капчыкны бору гына кирәк.
    2. Пластинаны алу. Пластинаның ике читеннән тоткан килеш, сак кына аскы өлешеннән тартыгыз. Җайланма әйләнәсен җылы су белән юешләгез яки махсус антиҗилем белән эшкәртегез, болай эшләгәндә ул тирегә зыян китерми, җиңел куба. Кискен хәрәкәтләрдән сак булыгыз.
    3. Кулланылыштан чыккан капчыкларны герметик пластик пакетка салып чүпкә ташлагыз.
    4. Тән тиресен җылы су яки махсус юу чаралары белән чайкагыз, дизенфекцияләгез. Җайланма куелган урынны йомшак сафеткалар ярдәмендә түгәрәк хәрәкәтләр белән сөртеп алыгыз. Мамык кулланмагыз, чөнки аның йончалары ярсыта һәм боҗраның герметик рәвештә беркетелүен чикли. Табиблар шулай ук спиртлы эремәләр яки сабын кулланырга киңәш итмиләр, чөнки алар тирене корыталар
    5. Тән тиресен йончалардан чистартыгыз. Әгәр чәч төкләре булса, аларны пөхтә итеп кайчы белән кисеп алыгыз, крем-депиляторлар яки кырынгычлар кулланмагыз.
    6. Тәнне йомшак сөлге яки марля салфетка белән киптерегез. Вакыт булса, стомага табигый рәвештә кибү мөмкинлеге бирегез.
    7. Тизәк җыйгычны югарыда тәкъдим ителгән тәртип буенча кабаттан урнаштырыгыз.

Бер компонентлы модельләрне алыштыру урнаштыру тәртибе буенча башарыла. Ике компонентлы системаны алыштыру җиңелрәк һәм тизрәк, чөнки пластина яхшы ябыштырылган булса, агып чыкмаса аны алмаштыру ихтыяҗы булмый.

Алдан кирәкле коралларны әзерләп кую мөһим: яңа тизәк җыйгыч, көзге, кайчы, трафарет, кулланылган капчыкны утильләштерү пакеты, йомшак салфетка, сөлге, юу чаралары.

Бу процедураны җайланма куела торган тән өлеше яхшы күренсен өчен көзге алдына басып яки утырып үткәрү уңайлырак булыр. Ашаганнан соң алыштыру киңәш ителми, иң яхшы вакыт – иртәнге аш һәм йокы алдыннан.

Дренаж капчыкларын вакытында бушатырга һәм чистартып тору зарур, чөнки аларның эчлеге тулган очракта агып чыгу мөмкинлеге сизелерлек арта. Капчыкны тәннән куптармыйча гына дренаж тишеген унитазга юнәлткәннән соң капчыкны ачып түгәргә дә була.

Бушатканнан соң акмасын һәм исе чыкмасын өчен капчыкның дренаж очын яхшылап сөртергә кирәк. Манипуляция тәмамлангач, тишекне ябарга һәм су үткәрмәүчәнлеген тикшерерү сорала.

Кулланылышы буенча төп киңәшләр:

Тизәк җыйгычны куллану күп кенә уңайсызлыкларга бәйле, әмма кулланылыш тәртибен яхшы белеп, аннан дөрес итеп файдалансагыз, әлеге уңайсызлыклар күпкә кимиячәк.

    1. Что делать при появлении раздражений? Дерматит дәрәҗәсенә карап, билгеле бер дәвалау кремын кулланырга һәм аны 20-30 минут тиредә тотарга кирәк. Дәвалау чарасы табиб тарафыннан билгеләнергә тиеш. Ярты сәгатьтән соң кремны сөртеп алырга, тәннең бу өлешен чистарткычлар белән дизенфекцияләргә һәм стома капчыгын алыштыру буенча стандарт процедураны дәвам итәргә кирәк.
      Әгәр тизәк җыйгычтан даими файдалану нәтиҗәсендә тән тиресе юешләнсә, пластинаны ябыштырганчы зыян күргән җиргә сеңдергеч порошоклар сибү һәм артык өлешен кагып, саклагыч пленка һәм савыктыргыч герметик куллану киңәш ителә.
    2. Тизәк җыйгыч куба һәм агыза торган булса нишләргә? Системаның тоташу ныклыгын тикшереп, начар беркетелү сәбәпләрен ачыкларга кирәк. Моңа сәбәпче булып тизәк җыйгычны дөрес сайламау, герметик кулланудан баш тарту, пластинада артык зур киселгән тишек торырга мөмкин. Кайбер очракларда тәннең тиешле өлешен дөрес әзерләмәү: туры килмәгән кремнар, лосьоннар, чистарткычлар куллану да югарыда уңайсызлыклар китереп чыгарырга мөмкин.
    3. Тизәк җыйгыч кулланганда диета тоту мөһимме? Стома вакытында махсус туклану эч китү, эч катуы, шеләрне булдырмас өчен бигеләнә. Бу очракта меню протеин, май, углевод, витамин, минераль тозларга бай сәламәт ризыклардан торырга тиеш. Көнгә 1,5-2 литр сыеклык эчәргә һәм рационда майлы, ысланган, маринадланган әче ризыкларны чикләргә кирәк.
    4. Тизәк җыйгыч кулланганда ничек юынырга? Әлеге җайланма белән мунчага яки душка керергә, елгада яки диңгездә коенырга мөмкин. Мунчага кергән вакытта сез фильтрны махсус стикер белән ябарга тиеш. Эмоциональ уңайсызлыклар кичермәс өчен, сулыкларда яки бассейннарда коенганда хатын-кызлар өчен ябык костюмнар һәм ир-атлар өчен озын боксерлар кулланыла, алар тирә-юньдәгеләрнең игътибарыннан саклаячак.
    5. Тизәк җыйгычны кием эченнән ничек дөрес кияргә? Яссы һәм сизелми торган заманча җиһазлар хәрәкәт иткәндә тавыш чыгармыйлар һәм ис калдырмыйлар. Аларны кием эчендә йөртү өстәмә уңайсызлыклар тудырмый һәм яңа киемнәр алуны да таләп итми. Бердәнбер шарт – тәнне кысып торган киемнәр һәм каешлар стоманы кысмаска тиеш. Киемнәр сатып алганда тизәк җыйгычны алыштыру мөмкинлеген бирә торганнарын сайларга кирәк.

Гадәттә стомалы авыруларның сораулары күп була, алар үз сорауларына җавап табу өчен табибларга мөрәҗәгать итүдән оялмаска тиеш. Шуны истә тотарга кирәк: вакыт узу белән бу уңайсызлык сизелмәячәк, ә тизәк җыйгычны алыштыру гадәти бәдрәфкә керүдән озаграк булмаячак.

автор: Казан дәүләт медицина университетының Фармация институты доценты, фармацевтика фәннәре кандидаты Гарифуллина Гүзәл Хисам кызы

. . .

Комментарий калдыру һәм сорау бирү

Сезнең электрон почтагыз күрсәтелмәячәк. Тутырырылырга тиешле юллар билгеләнгән *

Уртаклашырга