Резин җылыткыч

Җылыткыч кую.

...Резин җылыткыч - вулканизацияләнгән каучуктан ясалган һәм күбесенчә җылылык процедуралары өчен кулланыла торган медицина җиһазы. Башка җылылык процедуралары кебек үк, резин җылыткыч эчке органнарның кан белән тулышын көчәйтергә ярдәм итә, мускулларның йомшаруына китерә, эчке органнарның шома мускулатурадагы спазмаларын киметә, авыртуны баса.

Җылыткыч кулланылышына күрсәтмәләр:

  • Ашказанындагы озакка сузылган авыртулар - табиб белән киңәшләшү зарур!;
  • Ялкынсынулы инфилтратлар;
  • Авыру тәнененең аерым өлешләрен җылыту;
  • Билнең көчле авыртуы;
  • Неврологик авырулар;
  • Бизгәкнең I һәм III чорлары;
  • Уникеилле эчәк сиземе;
  • Гипертоник кризис;
  • Мускул һәм тирегә майлы эремәләр керткәннән соң;
  • Җәрәхәтләнүнең икенче тәүлегеннән кан савышын тарату.

Җылыткыч куллану ярамаган очраклар:

  • Ашказаны куышлыгындагы кискен ялкынсыну процесслары, аппендицит, холецистит, панкреатит, перитонит;
  • Җәрәхәт/бәрелүләрнең беренче тәүлеге;
  • Тире капламы зарарлану;
  • Кан китү;
  • Йогышлы яралар;
  • Яман шеш;
  • Көчле бизгәк;
  • Пациентның аңсыз булуы.

Җылыткыч кую тәртибе:

  • Җылыткычка су(t 60 0с) салыгыз;
  • Җылыткычның 2/3 өлешен су белән тутырыгыз һәм сак кына һавасын чыгарып, капкачын тыгызлап ябыгыз;
  • Җылыткычны яхшылап корытыгыз, бөкесен аска караткан килеш, ике ягыннан да куллар белән баскалап, әйбәт ябылган булуына инаныгыз;
  • Процедура өчен уңайлы халәтне сайлагыз;
  • Җылыткычны биләүгә төрегез;
  • Табиб кушуы буенча, җылыткычны тәннең кирәкле урынга һәм тиешле вакытка куегыз;
  • Процедура тәмамлангач, җылыткычны алып куегыз;
  • Уңайлы итеп ятыгыз һәм юрган белән ябынып, кимендә бер cәгать урын өстендә калыгыз;
  • Җылыткычның капкачын ачып, суын түгегез;
  • Җылыткычны су белән юып киптерегез.

Кыенлыклар:

Җылыткычны билгеләнгән вакыттан артыграк куллану яки аннан дөрес итеп файдаланмау нәтиҗәсендә тире пешегергә һәм пигментацияләнергә мөмкин.

Искәрмәләр:

  • Җылыткычны озак вакыт дәвамында кулланырга кирәк булганда, һәр 20 минут саен, 15-20 минутлык тәнәфес ясау зарур;
  • Җылыткычны өзлексез куллану эчке органнарның һәм тукымаларның зәгыйфьләнүенә, мускуллар көченең кимүенә (парез) китерергә мөмкин;
  • Суынган саен җылыткычтагы суны алыштырып тору мөһим;
  • Авыр хәлдәге пациентларда тире сизгерлеге кимү сәбәпле, яну очраклары күзәтелергә мөмкин, шуңа күрә аларга артык кайнар булмаган җылыткыч куярга һәм аеруча сак эш итәргә кирәк.

автор: Казан дәүләт медицина университетының Фармация институты доценты, фармацевтика фәннәре кандидаты Гарифуллина Гүзәл Хисам кызы

. . .

Комментарий калдыру һәм сорау бирү

Сезнең электрон почтагыз күрсәтелмәячәк. Тутырырылырга тиешле юллар билгеләнгән *

Уртаклашырга