Горчичник

Горчичник куелышы.

...Горчичник (горчицалы пластырь) - майсызландырылган горчица орлыгы порошогы белән капланган тыгыз кәгазь кисәге яисә ламинатланган гыйбарәт дәвалау чарасы.

Горчичникларның организмга тәэсир итү механизмы түбәндәгечә: горчица тиресен ярсытканда җирле гиперемия барлыкка килә һәм бу урында , кан тамырларының киңәюе сәбәпле, кан әйләнешенең сизелерлеге көчәя. Бу очракта тире рецепторлары да ярсый һәм нерв системасындагы симпатик бүлекнең дулкынлануына китерә. Канда адреналин һәм симпатин җыела. Әлеге матдәләр организмның фагоцитик реакциясе көчәюенә китерә (фагоцитлар - организмда саклагыч функцияләр башкаручы матдәләр).
Горчичник – ул тиренең сизгер нерв очларын ярсытуга бәйле рефлекс реакцияләре нәтиҗәсендә барлыкка килә торган җирле ярсыткыч. Горчица пакеты горчица бөртекләренең тәнгә ябышмавы һәм горчичникны алганнан соң да тәндә калмавы белән уңайлы.

Горчичник куелышына медицина күрсәтмәләре:

  • бронхит авырулары (бронхитлар, пневмония);
  • нерв тамырлары авырулары (нейралгия, нейрит);
  • мускул авырулары / миозит;
  • кан басымының күтәренке булуы/ гипертоник кризис;
  • йөрәк өлкәсендә авырту / стенокардия;

Горчичник кую ярамаган очраклар:

  • яман шеш авырулары;
  • үпкә туберкулезының актив формасы;
  • гемоптиз, үпкәдә кан китүләр;
  • тире сизгерлеге артуга бәйле авырулар;
  • пациентның аңын югалтуы;
  • бизгәк тоту;
  • үпкә туберкулезы;
  • кан авырулары;
  • бронхиаль астма;
  • горчица кую урынында тиренең зәгыйфьләнүе;
  • горчицага сизгерлек арту.

...Горчичник кую тәртибе

  • Горчицаның яраклылыгын тикшерегез: горчица кәгазьдән коелырга һәм аннан ят ис килергә тиеш түгел, горчичникларның кулланылыш вакытын да тикшеререгез;
  • Җиһазлар әзерләгез. Савытка кайнар (40° - 45°) су салыгыз.;
  • Горчичникны кайнар суга батырыгыз, бераз саркытыгыз;
  • Җайлы итеп йөзтүбән ятыгыз, башыгызны ян якка борыгыз;
  • Горчица белән капланган өлешен аска каратып, горчичникны тәнгә (аркага) ябыштырыгыз;
  • Тәнгә тиешле күләмдә горчица тезеп, эшләрне кабатлагыз;
  • Горчичник өстенә япма җәегез, аның өстеннән юрган ябыныгыз;
  • Горчицаларны 10-15 минутка тәндә калдырыгыз;
  • Чыдамлы гиперемия барлыкка килгәч (10-15 минуттан соң) горчичникларны алыгыз;
  • Сөлгене җылы суда юешләп, тән тиресен горчица калдыкларыннан чистартыгыз;
  • Арканы яхшы итеп корытыгыз;
  • Юрган белән капланып, ким дигәндә 20-30 минут караватта калыгыз һәм бу көнне юынмагыз/коенмагыз.

автор: Казан дәүләт медицина университетының Фармация институты доценты, фармацевтика фәннәре кандидаты Гарифуллина Гүзәл Хисам кызы

. . .

Комментарий калдыру һәм сорау бирү

Сезнең электрон почтагыз күрсәтелмәячәк. Тутырырылырга тиешле юллар билгеләнгән *

Уртаклашырга