Газ чыгару торбасы

Куллану тәртибе.

...Газ чыгару торбасы - эчәклектән газ чыгарганда һәм төрле клизмалар (дарулы, майлы, гипертоник) куелышында кулланыла торган озынлыгы 30-50 см, диаметры 3-5 мм тәшкил иткән түгәрәк очлы йомшак резин торба.

Күрсәтмәләр:

  • эч күбү.

Кулланырга ярамаган очраклар:

  • эчәкләрдән кан китү;
  • юан эчәктә яки арт юл тирәсендә көчле ялкынсыну яки җәрәхәтләнү процесслары;
  • туры эчәктә яман шеш авырулары;
  • арт юл тирәсендә ярылулар;
  • туры эчәк төшү;
  • канлы күтән чыгу (геморрой).

Газ чыгару торбасын куллану тәртибе:

  • Процедура үткәрергә уңайлы халәт сайлагыз (сул як белән ятыгыз аякларны тездән бөгеп, җиңелчә корсакка таба китерегез;
  • Газ чыгару торбасының түгәрәкләнеп торган очын 30 см озынлыгында вазелин белән майлагыз;
  • Газ чыгару торбасының түгәрәкләнеп торган очын уң кул белән язу каләме кебек тотып, икенче очын 4 нче һәм 5 нче бармакларыгыз белән кысыгыз;
  • Сул кулның 1 нче һәм 2 нче бармаклары белән арт саннарын аерып, уң кул ярдәмендә сак кына арт юл тишегенә газ чыгару торбасының 3-4 см өлешен башта кендеккә таба, аннан умыртка баганасына параллель рәвештә, 15-30 см тирәнлеккә кертегез, тышкы яктагы очы кимендә 10 см калырга тиеш;
  • Торбаның буш очын сулы суднога төшерегез;
  • Торбаны эчәклектә газ тулысынча чыгып беткәнче 1-2 сәгатьләп тотыгыз;
  • 1-2 сәгатьтән соң газ чыгару торбасын сак кына эчәклектән чыгарыгыз;
  • Арт юл тишеге янындагы тирене салфетка белән корытыгыз;
  • Газ чыгару торбасындагы вазелин калдыкларын салфетка белән сөртеп алыгыз һәм юыгыз.
Image

автор: Казан дәүләт медицина университетының Фармация институты доценты, фармацевтика фәннәре кандидаты Гарифуллина Гүзәл Хисам кызы

. . .

Комментарий калдыру һәм сорау бирү

Сезнең электрон почтагыз күрсәтелмәячәк. Тутырырылырга тиешле юллар билгеләнгән *

Уртаклашырга