Image
Туганнар
Туганнар Басылган: 09.08.2023 11:00

Шәхси гигиена

Авыру кеше еш кына шәхси гигиена гамәлләрен үтәгәндә ярдәмгә мохтаҗ: юынганда, кырынганда, чәч һәм тырнакларны карауда, коенганда, ванна кабул иткәндә, шулай ук табигый ихтыяҗларны үтәгәндә. Бу вакытта персоналның куллары пациентның кулларына әверелә.

Әмма авыруга ярдәм иткәндә, мөмкин кадәр аның мөстәкыйльлегенә омтылырга һәм аны бу юлда дәртләндереп торырга кирәк.

Шәхси гигиена - үз тәненең чисталыгын саклауга һәм аны җентекләп карауга юнәлдерелгән чаралар.

Бу ихтыяҗны канәгатьләндерү дәрәҗәсе шәхес үзенчәлекләренә, шул исәптән:

• Тирә-юньдәгеләрдән бәйсезлек дәрәҗәсенә;

• Мәдәният дәрәҗәсенә;

• Социаль-икътисади статусына;

• Гомуми үсеш дәрәҗәсенә;

• Шәхси ихтыяҗ дәрәҗәләренә бәйле булачак.

Шәхси гигиена таләпләрен бозу бер кешенең дә, бик зур төркем кешеләрнең дә (предприятие коллективлары, гаиләләр, төрле җәмгыятьләр әгъзалары һәм хәтта тулы бер төбәкләрдә яшәүчеләрнең) сәламәтлегенә тәэсир итә ала.

Гигиена чаралары авыруның гигиенасын гына түгел, бүлмәләрне дә, персоналны да үз эченә ала.

Гигиена чаралары

Бүгенге көндә гигиена процедураларын үткәрү уңайлылыгы өчен бик күп кече реабилитация чаралары бар. Бу чаралар индивидуаль сайлап алына:  караватта баш юар өчен өреп кабартылган ванналар, ваннага алып бару өчен лифт, душ өчен ванна-лифтлар, ваннада аяк өчен подставкалар, махсус теш щеткалары, аяк юар өчен ванналар һәм башка күп нәрсәләр.

Кече реабилитация чаралары

Шәхси табак - һәр пациентның, беренче чиратта, иртәнге һәм кичке юыну үткәрү өчен кирәк булган әйберсе. Яткан пациентны бу аксессуарсыз караватта юып булмый, һәм аны куллану катгый рәвештә шәхси булырга тиеш.

Ятакта башны юу өчен өреп кабартылган ванночка – аны куллану бик җиңел һәм уңайлы. Чәчләргә пычрак су тимәсен өчен, мендәр ясалган. Ванночка һава белән тутырылгач аны авыруның баш астына куялар. Уңайлык өчен, бер сөлгене төреп аны авыруның иңсәсе белән ванна арасына куялар. Ваннаның су агыза торган шлангысының торышы фаразланган су биеклегеннән түбән булырга тиеш. Пычрак су җыю өчен шлангны чиләккә төшерегез (шланг бөкләнергә тиеш түгел). Авыруның чәчләрен су белән чылатыгыз һәм дымлы чәчләргә шампунь сөртегез. Чәчләрне юыгыз, кирәк булганда - тагын бер кабат. Чиләккә пычрак су агымын контрольдә тотыгыз. Баш юганнан соң, чәчләрне корытып сөртегез. Ваннаны авыруның баш астыннан алыгыз һәм агып торган су белән юыгыз, киптерегез һәм антисептик белән эшкәртегез. Кирәк булса, ваннаның һавасын чыгарыгыз. Шуннан соң ваннаны җыеп, кабат кулланганчы сакларга мөмкин.

. . .

Комментарий калдыру һәм сорау бирү

Сезнең электрон почтагыз күрсәтелмәячәк. Тутырырылырга тиешле юллар билгеләнгән *