Image
Туганнар
Туганнар Басылган: 09.08.2023 11:00

Обстипация

Эч катуы: эчәк эшечәнлегенең бозылуы.

Билгеләре:

• Дефекация кыенлыгы;

• Дефекациянең 2 көннән артык тоткарлануы;

• Эчәкнең системалы рәвештә бушатылып җитмәве

Эч катуы тормыш сыйфатына зур йогынты ясарга мөмкин.

Түбәндәге авырулар куркынычы арта:

• Дисбактериоз;

• Ашкайнату системасы органнары функциясе бозылу;

• Организмның агулануы;

• Геморрой, туры эчәкнең лайлалы тышчасы төшү;

• Эчәк ялкынсынуы, эчәклектә үтмәүчәнлек барыкка килүе;

• Аналь ярыклар;

• “Олы йомыш”ны тота алмау барлыкка килү.

Сәбәп:

• Дөрес булмаган туклану;

• Аз хәрәкәтләнүле яшәү рәвеше;

• Эчәк авырулары;

• Арткы юл авырулары;

• Неврологик авырулар;

• Эндокрин системасы авырулары;

• Препаратлар кабул итү;

• Озакка сузылган депрессия.

Симптомнары:

• Дефекация атнага өч тапкырдан да сирәгрәк;

• Зур тыгызлыктагы кал;

• Дефекациядән соң эчәкнең тулысынча бушану хисе булмау;

• Көчәнү вакытында  тоткарлык хисе;

• Көчле көчәнү кирәклеге;

• Бармак белән эчтә калганны бетерү кирәклеге, оча сөяге төбен бармаклар белән тотып тору кирәклеге.

Авыруга бирелергә мөмкин булган сораулар:

• Сезнең эчәк авыртуы яки уңайсызлыгы бармы? Кайчаннан бирле?

•  "Олы йомыш"ыгызны эшләгәндә сезгә көчәнергә туры киләме? "Олы йомыш"ыгыз катымы? Корымы?

• Анусыгыз тирәсендә борчу хисе бармы? Авырту? Кычыту?

• "Олы йомыш"ыгызда кан бармы?

• Клизма я эч йомшарткыч даруларсыз эчәгегезне буата аласызмы?

• "Олы йомыш"ыгызны җинелрәк үтәргә нәрсә ярдәм итә?

Эч кату  вакытында түбәндәгеләрне үтәү мөһим:

• Клетчаткалы диета, туклану режимы көненә 4-6 тапкыр;

• Эчү режимы - көнгә ким дигәндә 2 литр;

• Өстәмә физик күнегүләр;

• Дару препаратлары, табиб билгеләве буенча махсус ярдәм (клизмалар, копролитны бетерү, газ чыгару трубкалары);

• Хосусыйлык һәм шәхсилектә булышу.

Күпчелек эч кату очракарын  җитди дәвалауга мөрәҗәгать итмичә - диета һәм режим белән генә дә көйләргә мөмкин.

Психологик киртәләрне бетерү:

Пациентка дефекацияне тыеп торырга кирәк булмаган шартларны тәэмин итү. Тыелып торганда, туры эчәк эчендәге кал эчәкнең югарырак бүлекләренә кайта, анда су йотыла, кал тыгызлана һәм эч кату көчәя.

Дефекация вакытында интим шартлар һәм хосусыйлык шартлары булдыру. Ашыктырмаска.

Халык алдында дефекациягә мәҗбүр итү, ашыктыру, уңышсыз дефекациядә гаепләү, дефекация үтенечен санга сукмау рөхсәт ителми.

Эч кату вакытында, калның төсен, консистенциясен, исен, күләмен, ешлыгын,  катышу очракларын, үзгәрү динамикасын теркәп, дефекация журналы алып бару мөһим.

Эч кату очракларында нәрсә ашарга?

. . .

Комментарий калдыру һәм сорау бирү

Сезнең электрон почтагыз күрсәтелмәячәк. Тутырырылырга тиешле юллар билгеләнгән *