Image
Туганнар
Туганнар Басылган: 09.08.2023 11:00

Авыз куышлыгы турында кайгырту

Мобиль пациент өчен авыз куышлыгын кайгыртуда уңайлыклар булдыру җитә, аны үткәрү кирәклеген сак итеп искә төшерергә мөмкин.

Өлешчә мобиль пациент өчен, әгәр дә ул тешләрен чистарта алмаса, караучы аның "куллары" булырга тиеш. Пациент артына басып, аның кулы белән теш щеткасы алырга һәм тешләрен чистартырга кирәк. Пациент юынгыч алдында утырган көе көзгедә үзен күрергә тиеш.

Әгәр авыз куышлыгы караватта килеш чистартыла икән, эш тәртибе түбәндәгечә башкарыла:

  • Резина перчаткалар, сулы стакан, теш пастасы, йомшак теш щеткасы, сөлге, юыну суларын җыю өчен савыт, чүп-чар өчен капчык әзерләргә;
  • Пациентка булачак процедураның барышын аңлату;
  • Пациентны караватта утыртып яки  ярым утыртып куярга;
  • Пациентның башын бер якка борырга;
  • Пациентның күкрәгенә тастымал капларга;
  • Пациентның ияге астына сөлгегә, юынтык суларын җыю өче, савыт куярга;
  • Пациенттан авызына су җыюны һәм авызын чайкауны сорагыз;
  • Теш щеткасын су белән чылатыгыз һәм аңа теш пастасы сөртегез;
  • Пациентның өске һәм аскы казналыктагы барлык тешләрен шартлы рәвештә дүрт өлешкә бүлеп, өске тешләрен чистарту (тешләрне өске челтәрдән чистарта башлау яхшырак);
  • Теш щеткасын өске тешләрнең аңкау өслегенә якынча 45° почмак ясап урнаштырып, һәр өлеш буенча ким дигәндә 10 тапкыр «себереп чыгару» хәрәкәте белән үткәрергә;
  • Өске тешләрнең чәйнәү өслеген чистарту;
  • Щетканы өске тешләргә перпендикуляр урнаштырып, аларның аңкау өслеген сак кына «себереп чыгару» хәрәкәтләре белән өстән аска (барлык дүрт өлешне дә) чистартырга;
  • Шул ук рәвешле, аскы тешләрне (яңак һәм чәйнәү өслеген дә) чистартырга, ә аннары пациентның телен чистартырга;
  • Пациентка авызын су белән чайкарга булышырга;
  • Кирәк булса, ияген сөлге белән сөртеп алырга;
  • Савытларны, тастымалны алып куярга;
  • Резин перчаткаларны салып кулларны юарга.

Әгәр пациент төкереген йота алмаса, авыз куышлыгын эшкәртү махсус чайкаткычка чылатылган тампон белән башкарыла, авыз, яңакның эчке өслеге, тешләр, аңкау, тел, иреннәр эшкәртелә.

. . .

Комментарий калдыру һәм сорау бирү

Сезнең электрон почтагыз күрсәтелмәячәк. Тутырырылырга тиешле юллар билгеләнгән *